Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өстенлекле юнәлеш–авыл кешесенең эшлекле активлыгын арттыру

Чүпрәле район Советының егерме бишенче утырышында депутатлар күптөрле мөһим мәсьәләләрне карап тикшерделәр. Иң беренче мәсьәлә булып район бюджетына үзгәрешләр кертүне район финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуртдинова тәкъдим итте. Өстәмә керемнәрне райондагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар, гомуми белем бирү учреждениеләрен, яңа төзелгән бассейнны тотуга юнәлтергә карар кылынды.

Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов исә чыгыш ясап, муниципаль хезмәттә булучылар үзләренең керемнәре, милекләре турында хисап тотарга кирәклеген әйтте. Утырышта авыл җирлекләрендә халыкның эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләсе дә каралды. Конкрет мисалларны һәм киңәшләрне, анализны үз эченә алган доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов чыкты.

Эшлекле активлык үз эченә күп төшенчәләрне ала. Монда авылларда яшәүче эшкә сәләтле кешеләр саны да, бер йортка туры килгән мал-туар да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен алынган кредитлар суммасы да анализлана. Бу урында, республика районнары арасында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча Чүпрәле районының 18нче урында торуын да әйтергә кирәк. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков әйтүенчә, бу күрсәткеч исә безнең район өчен чик түгел. "Авыл хуҗалыгын үстерү, яшь кадрларны җәлеп итү өчен, продукцияне җитештерү генә түгел аны эшкәртүне җайга салу өчен дә файдаланылмаган резервлар бар. Барысын да барлап, уйлап, берләшеп, районны үстерү өчен эшләргә кирәк. Безгә шунда яшисе", дигән бурычлар куя Башкарма комитет җитәкчесе.

Утырыш көн тәртибендәге дүртенче мәсьәлә буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Илсур Басыйров чыгыш ясап, үзләре башкара торган эшләргә анализ ясады, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия