Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр янында кунакта

90, 95, 100 яше тулган ветераннарга юбилейлары уңаеннан Россия һәм Татарстан Президентларының Котлау Хатларын һәм район башлыгының бүләкләрен тапшыру дәвам итә.

Районда быел мондый өлкәннәребезнең саны -52. Үткән көннәрдә: «Без Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны вәкилләре белән урынлы горурланабыз!»-дип язылган эчтәлекле әлеге Котлау Хатлары Шәфика апа Арслановага, Миннебаян апа Гобәевага һәм Лидия Муллинага тапшырылды.

Шәфика апа Арсланова бүгенге көндә Иске Кәкерле авылында оныклары белән мәш килеп, акыллы киңәшләрен биреп, килене һәм улы тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше Рауф сугыш инвалиды, тыныч тормышта имам булып авыл халкына хезмәт иткән. Инде мәрхүм булганына да байтак еллар үтеп киткән.

Шәфика апа газетабызны яратып укучы да әле ул. Бу хакта улы Наил:-Әни газеталарны алгач, иң беренчеләрдән булып район яңалыклары белән таныша. Аллага шөкер, күзе күрә, күңеле көр, әнигә Ходайдан исәнлек сорыйбыз,-ди.

Миннебаян апа да гомере буе хезмәттә булып яшь буынга үрнәк күрсәтеп көн итә. Аның тормыш иптәше сугышта вафат була. 95 яшьлек Миннебаян апа туганнары карамагында гомер кичерә.

Лидия апа Муллина Хорновар-Шигали авылында яши. Бүген аның янәшәсендә улы һәм кызы, мин, калган балалары шәһәрдә урнашканнар, яллар саен кайтып йөриләр. Лидия апа барсыннан да бигрәк күршесе Нина Степановага рәхмәтле. Алай гына да түгел, ул аның гомере буена уң кулы булган икән. Нинди ярдәм кирәк булса, шунда ук килеп җиткән. Менә әле юбилей көннәрендә дә Нина Степанова Лидия апа янына чәчәк бәйләмнәрен күтәреп кергән.

-Күршем бик әйбәт, сүзебез дә, ашыбыз да бергә,-ди Лидия апа.

Гомер бәйрәмнәре көннәрендә өлкәннәрне котларга дип район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлекләре башлыклары килделәр. Җитәкчеләр әбиләргә олы рәхмәтләрен юллап, юбилейлы туган көннәрне алда да каршы алырга булсын дигән теләктә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ничек яшисең ветеран?