Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда Өлкәннәр декадасында быел да ярминкә узачак

Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясы инициативасы белән игълан ителгән Өлкәннәр көнен быел 13 нче мәртәбә билгеләп үтәргә әзерләнәбез.

Олы яшьтәге буын вәкилләренә хөрмәт билгесе булган әлеге бәйрәм ел саен безнең районда да зурлап, бөтен халыкның актив катнашында уза, өлкәннәргә район җитәкчелеге тарафыннан төрле ярдәм күрсәтелә. Аңа әзерлек эшләре инде башланды, хакимияттә, муниципаль район башкарма комитетында, ветераннарның район советында һәм РФ пенсионерлар союзының район бүлекчәсендә әлеге чараны тиешле дәрәҗәдә үткәрү буенча эшлекле сөйләшүләр булды, урыннардагы җитәкчеләр дә үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарын барлыйлар, аларга нинди ярдәм күрсәтү формаларын билгелиләр. 1 октябрь-Өлкәннәр көне, дип аталса да, өлкәннәр декадасы аннан соң да дәвам итәчәк. Шушы уңайдан ветераннар район советы президиумының чираттагы утырышында әлеге чараларны тагын бер кат карап, тикшерделәр, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Илгизәр Вафинның информациясен тыңладылар. Чаралар планы быел да күләмле. Елдагыча үзәк базар территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкә уздырылачак. Андагы бәяләр дә чагыштырмача очсыз булачак. Елдагыча ярминкәдә район оешмалары өлкәннәребезгә автротранспорт чарасы белән ярдәмгә киләчәк.

Шулай ук, декада дәвамында мәдәни чаралар, спорт уеннары да читтә калмаячак. Мәдәни чаралардан аерып, өлкәннәребезнең "Балкыш" фестиваленең гала-концертында катнашуын да әйтеп үтәргә кирәк. "Кемнең бакчасы зәвыклы?" конкурсына да йомгак ясалачак. Гомумән алганда, гадәти тормыш мәшәкатьләренә ияреп, аерым очракларда иң якын кешеләребезнең хәл-әхвәлен онытып җибәрергә хакыбыз юк. Матур традициягә әйләнгән Өлкәннәр көне әнә шуны искә төшереп, олы буын вәкилләренә игътибарны тагын да арттырырга кирәклеген искәртеп кенә калмыйча, аларның барлыгын, янәшәбездә икәнлеген һәрдаим тоеп яшәүгә этәрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне