Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Матурлык һәм батырлык җырчысы

Нечкә лирик, юмор-сатира остасы, талантлы язучы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, 80гә якын китап авторы, халыклар дуслыгы ордены кавалеры, фронтовик шагыйрь Зәки Нури тууга 90 ел тулды.

24 декабрьдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында "Матурлык һәм батырлык җырчысы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичә "Умырзая" халык вокаль ансамбле чыгышы белән башланды. Аннан соң сүз муниципаль район башлыгы Тимур Нагумановка бирелде.

-Безнең район урманнары, елга-күлләре белән мактана алмаса да, үзенең күренекле, районны республика, Россия күләмендә таныткан шәхесләргә бай. Зәки Нури да шундый танылган, мәртәбәле шәхесләрнең берсе, аның район үсешенә, мәдәниятенә керткән өлеше бәһасез,-диде Тимур Нагуманов чыгышын башлап. Һәм 1998 елда районда язучының премиясе булдырылуын, ел саен аның талантлы балаларга бирелүен ассызыклап, 2011 елда Зәки Нури исемендәге район премиясенә лаек дип табылган лауреатлар-1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә (директоры Резедә Хуҗиева), шушы мәктәп укучылары Адель Загриевка, Алсу Айзәтовага, Зур Чынлы урта мәктәбе укучысы Гөлүсә Шиһаповага Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды, аларга киләчәк иҗатларында да уңышлар теләде.

Зәки Нури үзенең иҗатында киңкырлы тематиканы яктырта. Аның иҗатында урманнар, туган як, батырлык, Ватанны ярату кебек темалары, әхлакый кыйммәтләр кызыл җеп булып сузылган. Кичә укучыларның Зәки Нуриның шигырьләрен укулары, шагыйрь шигырьләренә иҗат ителгән җыр номерлары биюләр белән үрелеп барды. Килгән кунаклар алдында һәм лауреатлар хөрмәтенә үткән елларда Зәки Нури премиясенә лаек булган Гүзәл Таҗетдинова үзе иҗат иткән шигырен, Энҗе Җәлалова һәм аның укучысы Алсу Айзәтова "Зәки Нури белән сөйләшү" чыгышларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук, җирле шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафаил Субаев үзенең Зәки Нури белән очрашу хатирәләрен бәян итеп, үзенең китаплары белән таныштырып, шигырьләрен укыды. Районыбыздагы мөхтәрәм шәхесләрнең берсе, шагыйрь, композитор Иршат Закировның Зәки Нури шигыренә иҗат иткән "Туган як" җырын үзе гармунда уйнап, җырлап бирүен тамашачылар, килгән кунаклар көчле алкышларга күмделәр. Шагыйрьнең Муса Җәлилгә багышлап язылган "Матур җырлаган батыр" шигырен үз тавышы белән сөйләгән аудиокассетаны тыңлау да әйтеп бетергесез зур ләззәт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев