Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпләр заманча ремонтлана

Исегезгә төшерәбез, республика мәктәпләренә капиталь ремонт ясау программасы буенча быел районның Алешкин-Саплык, Хорновар-Шигали һәм Яңа Чокалы уку йортлары икенче сулыш ала. Шушы максатка 18 миллион сумга якын акча каралган.

Әлеге программа кысаларында төзекләндерү исемлегенә 30 елдан элек төзелгән мәктәпләр керә. Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Наил Шихрановның әйтүенә караганда, бинаны ул вакыттагы мәктәп директоры, сугыш ветераны Мостафа Алимов Чувашия Республикасыннан кайтарткан. Әлбәттә, күп еллар үтү агач бинаны шактый искерткән. "Стройсервис" җәмгыяте төзүчеләре иң башлап 528 квадрат метрлы түбәне профнастилга алмаштыралар, пластик тәрәзәләр куялар, нигезен ныгыталар. Прораб Ринат Нәбиуллин җитәкләгән бригада членнары Илмир Азизов, Иван Михеев, Роберт Шиһабетдинов һәм Марат Хәйрулловлар эшне кызу тотарга тырышалар. Хәзерге вакытта идән һәм диварларны төзекләндерү бара. Төзелеш материалларына кытлык сизелми. Авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов: "Шушы ук бинада фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак,-ди. -Тик менә бер юнәлештә урнашкан мәдәният йорты, мәктәп һәм ФАПка килү өчен яхшы юл булмау күңелне борчый. Бу хакта авыл халкы да һәр җыелышта проблема күтәрә. Аннан соң менә мәдәният йортыбызның түбәсеннән стена буйлап яңгыр сулары ага. Моны җитәкчелек тә белә. Бәлки ярдәм дә итәрләр әле",- ди җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпләрне төзекләндерү