Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күбрәк түләргә туры киләчәк

РФ Административ хокук бозулар кодексына яңа өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелә.

Шулар белән беррәттән быелның январь аеннан башлап автомототранспорт чараларын теркәүдәге дәүләт хезмәтләре өчен дәүләт пошлиналарының бәяләре дә артты. Әйтик автотранспорт чарасын теркәгән өчен- 2000, ә автотранспорт чарасының паспортын да биргән очракта 2300 сум түләргә туры киләчәк. Прицеплар белән дә хәл шундый. Аларны теркәү өчен- 1500, ә паспортын да рәсмиләштергән очракта 1800 сум түләү каралган. Югалган яисә яраксызга чыккан документлар урынына яңаларын биргән өчен дә бәяләр артты. Дәүләт теркәү билгеләрен бирү,теркәү мәгълүматлары үзгәргән очракта яңадан теркәү үткәргән өчен дә түләү бәяләрендә үзгәрешләр бар. Автомобильне вакытлыча теркәү, учеттан төшерү, учеттан төшереп "Транзит" билгеләре һәм яраксызга чыккан агрегатларны алмаштырган өчен таныклык бирүгә дә яңа бәяләр кертелде. Машина йөртүгә хокук бирә торган таныклык өчен-800, ә халыкара һәм таушалып яраксызга чыккан таныклык биргән очракта-1000, автотранспортны вакытлыча идарә итү документы өчен 500 сум түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автотранспорт