Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кубокны көчлеләр яулады

Быел әлеге турнир җиденче мәртәбә үткәрелде. Моңарчы ул "Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы бүлеге исеме белән бәйле иде, быел аны Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырдылар.

Муниципаль район Башлыгы Тимур Нагуманов район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залына килгән волейболчыларны һәм тамашачыларны Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлады. Мондый чаралар үткәрү райондашларыбыз арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда зур урын тотуын һәм бигрәк тә яшүсмерләрне начар гадәтләрдән читләштерү өчен файдалы чара булуын ассызыклады.

Турнирның элек еллардагы тарихына күз салыйк. Әлеге кубок өчен унлап команданың көч сынашкан еллар да булды. Иң яхшы командалар арасында 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Иске Чокалы урта мәктәпләре һәм Иске Шәйморза авылы яшьләре. 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе спортчылары әлеге кубокны өч ел рәттән үзләрендә тоттылар. Ә менә быел аларның "коллегалары" өстенрәк булып чыкты һәм кубокны да 1 номерлы урта мәктәп яулады. Былтыргы чемпион икенче урын белән ризалашты. Иске Чокалы укучыларының да турнирга зур әзерлек белән килүе сизелеп торды. Рәттән берничә команданы җиңгәннән соң, район үзәге волейболчыларына гына оттырып, алар өченче урынны яулады. Әйтергә кирәк, Иске Чокалы командасының бик матур уйнаучы яшь волейболчылары бар. Алдагы елларда аларның осталыклары тагын да камилләшер дигән ышанычта калыйк. Гомумән, команданың призлы урынны яулавы киләчәккә зур өмет уята.

Реклама

Иске Шәйморза авылы спортчылары турнирны ярыйсы гына башлап җибәрсәләр дә, призлы урыннарга дәгъва итә алмадылар. Ни эшлисең, спортта көтелмәгән нәтиҗәләр дә була диләр, киләсе елларда алар һичшиксез үзләрен күрсәтерләр әле.

Уеннар тәмамлангач, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ярышта катнашканнары өчен барлык спортчыларга рәхмәт әйтте, ә инде 1, 2 һәм 3 нче урыннар яулаган командалар кыйммәтле бүләкләргә һәм Мактау Грамоталарына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев