Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коткаручылар осталыкларын күтәрә

Әлеге служба оешканга 21 ел. Чагыштырмача яшь булуына карамастан, анда хезмәт итүчеләргә иң катлаулы шартларда бәлага тарыганнарны коткарырга, ә кайчакта үлем тырнагыннан да йолып алырга туры килә.

Сүзебез, әлбәттә, гадәттән тыш хәлләр службасы хезмәткәрләре турында. Гадәттәгечә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Яңа ел алдыннан- 27 декабрь көнне билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан кичә анда ачык ишекләр көне үткәрелде. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм 90 номерлы һөнәри училище укучылары теләсә нинди куркыныч хәлләр алдында да каушап калмый торган кыю хезмәткәрләрнең көндәлек эшләре белән таныштылар. Аннан соң аларның өйрәнүләрен карадылар. Ике автомобиль бәрелешкәч, аларның берсе яна ук башлый. Ә салонда- пассажир. Машина кузовының түбәсе тиз арада кисеп алына һәм үлем янаган пассажирга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелеп (рәсемдә) хастаханәгә озатыла. Служба житәкчесе Василий Битяков коткаручыларның җитезлегенә уңай билге куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев