Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кимсетелгәннәрне яклап

Безнең район территориясендә 2745 инвалид яши. Шуларның 2624ен- 18 яшьтән олылар, 121ен балалар тәшкил итә. Шул исәптән, 72-унсигез яшьтән олы, 14 инвалид бала-"коляскачы" исәпләнә.

Ике инвалид-коляскачы пандуслар, тоткычлар, лифтлар белән җиһазланмаган күпфатирлы йортларда яши. (Аларның берсе район үзәгендә, икенчесе исә Борындык тимер юл станциясе поселогында).

Районда 152 социаль инфраструктура объекты эшләп килә. Алар арасында социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре, банклар, почта бүлекләре, кибетләр әлеге катлау тарафыннан иң күп була торган урыннардан санала.

РФда, шул исәптән, Татарстанда да инвалидларның проблемаларын чишү максатында биш елга исәпләнгән "Доступная среда" максатчан программасы эшли башлаган иде. Әлеге программа кысаларында республикада, шулай ук районда да билгеле бер эшләр башкарыла.

Мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларның хокукларын яклау район прокуратурасының иң өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. -Әлеге юнәлештәге эш безнең оешма тарафыннан программа кысаларында гына түгел, инде күптәннән алып барыла. Прокуратура таләбе буенча 2008 елда "Ак Барс", саклык банкы, җир кадастры, аптека кебек оешмалар биналарына керү юлларында пандуслар һәм тотынып менү өчен тоткычлар урнаштырылса, 2009 елда "Салават күпере" кибете, полиция, хастаханә, пенсия фонды янындагы автомобильләр тукталышына инвалидларның махсус машиналарын кую урыннарын булдыру максатында тиешле бил-геләр куелды. 2010 елда үткәрелгән тикшерүләр Кече Чынлы, Матак, Уби урта мәктәпләрендә пандуслар булмавын ачыклаган иде.

Бүгенге көндә биредә әлеге җитешсезлекләр бетерелде,-ди прокурор ярдәмчесе Руслан Алиуллов.

Әлеге программа кысаларында Хөкүмәт тарафыннан Чүпрәле район үзәк хастаханәсенә дә ике миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге акча исәбенә хастаханәдә терапия бүлеге төзекләндерелеп яңа гына файдаланыла башлаган кабул итү- диагностикалау бүлекләре биналарында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен пандуслар, тотынып йөрү һәм бару өчен тоткычлар, бинага керү юлларында, бәдрәфләрдә, палата-бүлмәләрдә чакыру төймәләре (кнопки вызова) урнаштырылган. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән инвалидлар өчен аерым палаталар да җиһазландырылган. Кабул итү-диагностикалау бүлегенә икенче катка күтәрелү өчен лифт та урнаштырылган.

"Инвалидлык-һәрвакыт проблема, чөнки ул кешегә өстәмә киртә тудыра. Программаның төп бурычы-инвалидлар өчен, бөтенләй бетереп булмаса да, киртәләрне азайту,"-ди Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы пресс-службасы.

Әйе, тормышлары болай да җиңел булмаган, язмыш тарафыннан кыерсытылганнар турында мондый кайгыртулар, җиңеллек, уңайлыклар тудырулар аларның язмышларына якты көннәр өстәр дип ышанасы килә.

Рәсемдә: Алешкин-Саплык урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Альбина Николаева белән Васелина Маркова янында кунакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема