Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның Чүпрәле муниципаль район башлыгы Тимур Нагумановка Рәхмәт Хаты.

Хөрмәтле Тимур Дмитриевич!

Казан шәһәрендәге Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә лаеклы өлешегезне керткән өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз.

Татар халкының күп гасырлык тарихын һәм гореф-гадәтләрен барлаган әлеге бәйрәм һәрвакыт кабатланмас һәм онытылмас вакыйга булып тора. Җирнең уянуын, иҗади хезмәтне, иминлекне һәм кунакчыллыкны символлаштырып, ул барлык яшьтәге, төрле шөгыльдәге һәм диндә булган халыкны бер мәйданга җыеп, үзара күңелле аралашу һәм яхшылыкка өмет бүләк итә.

Чүпрәле муниципаль районының Казан Сабантуенда катнашуы дә аның гүзәл бер төсмере булып торды. Район халкының традицияләрен барлап әзерләнгән авыл өе, театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр казанлылар һәм башкала кунакларында иң җылы хатирәләр һәм онытылмас мизгелләр калдыра алуына ышанып калам.

Чын күңелемнән Сезгә уңышлар телим һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәчәгебезгә өмет белдерәм.

Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат