Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Каникуллар да җитәр...

Уку елы тәмамланырга бер айдан да кимрәк вакыт калды. Җәй айларын балаларның сәламәтлеген дә ныгытуны күздә тотып, ничек файдалы үткәрергә соң? Лагерьлар моңа әзерме?

Соңгы 16 ел дәвамында балаларның җәйге ялларын оештыру буенча республика программасы эшләп килә. Аның кысаларында ел саен 200 мең бала җәйге каикулларны файда белән үткәрә. Әйтик, 2011 елда гына да 213 мең бала ял иткән. Агымдагы елда исә җәйге сәламәтләндерү лагерьларында шулай ук 213 меңгә якын бала ял итәр дип исәпләнә. Барлыгы җәй дәвамында республика территориясендә 52 муниципаль шәһәрара стационар сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк.

Агымдагы елда аеруча авыр тормыш хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга игътибар биреләчәк. Үткән ел әлеге юнәлеш буенча 17 мең бала ял иткән.

Моннан тыш, төрле тәрбия бирүче, наркотикларга каршы профилактика чаралары белән даими эшчәнлек алып баручы җәйге лагерь сменалары эшләячәк. Балалар шулай ук, "Сәләт" лагеренда да ял итә ала. Әмма моның өчен иң элек selet00@rambler.ru сайтында портфолио тутыру, яисә аны Казан шәһәрендә урнашкан офисларга китерү мөһим.

Лагерьларда эшләүче тәрбиячеләрне әзерләүгә дә хөкүмәт тарафыннан зур игътибар бирелә. Агымдагы елда 1400 кеше махсус әзерлек курслары үтәчәк. Балаларның иминлеген саклауда Эчке эшләр министрлыгыннан 200ләп хезмәткәр көч куячак.

Реклама

Юлламаларның бәясе хакында сөйләгәндә агымдагы елда бюджет оешмаларында эшләүчеләргә аның бары 15 процентын гына түләргә туры киләчәк. Башка милекчелеккә караган оешмаларда хезмәт куючылар да юлламаның 15 процентын гына түли, 42,5 процентын оешма түләргә тиеш булачак, калган өлешен дәүләт үз өстенә ала. Авыр хәлле гаиләдәге балалар тулысынча бюджет хисабына ял итәчәк.

Ял белән беррәттән, укучыларны җәен хезмәткә урнаштыру мөмкинлеге дә булдырыла. Быел 29,1 мең яшүсмер хезмәт белән мәшгуль булыр дип көтелә. Моның өчен республика бюджетыннан 24 млн. 892 мең сум акча бүленгән, Россия буенча уртача хезмәт хакы 4000 сумнан артык итеп куелган. Шуңа өстәп республика бюджетыннан материаль ярдәм дә каралган. Эшкә урнашу өчен җирле хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итү кирәк.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә балаларның җәйге ялын оештыру өлкәсендә зур күләмле эшләр башкарыла. Нигездә, мәктәп яны, "Акчарлак" лагерьлары тәртипкә китерелә, чистартыла, буяла. Яллар икешәр сменада булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев