Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Каһарманнар көне уңаеннан

9 декабрь көнне илебездә Ватаныбыз Геройлары көне билгеләп үтелде.

Шушы уңайдан район үзәгендә яшәүче пенсионерлар, ветераннар һәм ветераннарның район советы президиумы членнары үзәктәге Дан монументына венок куйдылар.

-Районыбыз үзенең каһарманнары белән урынлы горурлана. Чүпрәле төбәге Ватанга 16 герой бирде, алар арасында- 5 Советлар Союзы герое, 2- Дан орденнарының тулы кавалеры, 1- Россия герое һәм 8 Социалистик хезмәт геройлары бар. СССР ның элеккеге Авиация промышленносте министры Петр Дементьев әлеге олы исемгә ике мәртәбә лаек була. Бүгенге көндә дә әлеге министрлыкка легендар якташыбыз Петр Васильевич кебек җитәкчеләр кирәк,- диде тантананы ачып район ветераннары башлыгы Фиркать Сабируллович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев