Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иптәш, уяу бул, һәрбер тарафта

Кичә, 4 октябрь көнне Гадәттән тыш хәлләр службасы оешуга 80 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Россия һәм шул исәптән Чүпрәле муниципаль районы территориясендә дә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре үткәрелде.

Бу көнне анда катнашучылар эвакуацияләү, туклану, кирәк-яраклар белән тәэмин итү пунктларын, радиация, химик һәм биологик күзәтү постларын оештырдылар. 90 номерлы һөнәри училище территориясендә янгын сүндерүдә кулланыла торган махсус техника күрсәтелде. Гражданнар оборонасының райондагы службасы начальнигы, эчке служба подполковнигы Василий Битяковның сүзләренә караганда, Россия гражданнар оборонасының 80 еллык бай тарихы бар, шушы еллар эчендә ул авыр һәм катлаулы юл үтте. Һәм бүгенге көндә дә аңа мөһим гомумдәүләт оборона чараларын тиешле дәрәҗәдә оештыру йөкләнә. Тарихчыларның исәпләвенчә, соңгы 5,5 мең ел эчендә планетада 15 мең чамасы сугыш теркәлгән, аларда 3,5 миллиардтан артык кеше һәлак булган. Кешелек дөньясы үзенең тарихында нибары 292 ел гына кораллы конфликтларсыз яшәгән.

1932 елның 4 октябрендә СССРның Халык Комиссарлары Советы карары белән "СССР территориясен һава һөҗүменнән саклау оборонасы турында Положение" раслана. Әлеге документ СССР оборонасы барлыкка килүгә нигез булып тора. Шушы көннән башлап СССР гражданнар оборонасы системасы оеша. Бөек Ватан сугышы елларында да һава һөҗүменә каршы оештырылган җирле оборонаның личный составы халыкның иминлеген һәм ил икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүгә әйтеп бетергесез ярдәм итте. Үлем тырнагыннан йолкып алынган йөз меңләгән кеше, сүндерелгән ун меңләп янгын һәм шартларга өлгерәлмәгән мина һәм бомбалар, меңләрчә километрдагы төзекләндерелгән тимер юллар - болар барысы да гражданнар оборонасының фашист илбасарлары өстеннән Бөек Җиңүгә керткән өлеше. Соңгы унъеллыклардагы терроризм һәм экстремизм вакыйгаларыннан да оборона службасы читтә кала алмый.

Реклама

3 октябрь көнне, 10 сәгать 30 минутлар тирәсендә 90 номерлы һөнәри училищеның икенче уку корпусында укучылар шикле әйбергә юлыгалар. Бу хакта алар шунда ук уку йорты директоры Рамил Әхмәтовка хәбәр итәләр. Берничә минут эчендә эчке эшләр бүлеге, гадәттән тыш хәлләр, янгын сүндерү, газ һәм медицина службалары "тревога" буенча күтәрелә. Кешеләр эвакуацияләнгән бина камап алына һәм уку корпусының икенче катына куелган "шартлаткыч" янына махсус киемнәрдәге полиция хезмәткәрләре килә. Шартлы "шартлаткыч" бик сакчыллык белән генә коралсызландырыла һәм аның муляж гына булуы ачыклана. Өйрәнүләргә йомгак ясаганда (рәсемдә), эчке эшләр бүлеге начальнигының җәмәгать куркынычсызлыгы буенча урынбасары, полиция подполковнигы Марат Хуҗиев училище укучыларының, директорның һәм барлык службаларның акыллы һәм оператив эшләүләрен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гражданлык оборонасы