Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе

13 апрель көнне район мәдәният йортында "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурсны балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча район бүлеге белән берлектә оештырды.

Конкурсның максаты-җәмәгать тәрбиячеләренең авторитетын күтәрү, тәҗрибә уртаклашу иде.

Муниципаль район Башкарма комитеты җи-тәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов чараны ачып, тамашачыларны республикада, шул исәптән безнең районда да җәмәгать тәрбиячеләренең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, мондый конкурсның районда әле беренче тапкыр гына үтүен ассызыклап, конкурсантларга һәм, гомумән, җәмәгать тәрбиячеләренә катлаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Шулай ук, җәмәгать тәрбиячеләре: А.Сарафановка, Г.Хәлиулловка, А.Хә-лиловага, Р.Беловага, П.Артемьевка, Ф.Галлә-мовка, В.Землемеровка, А.Садыйковка, Ф.Хәлиул-ловка, Н.Шихрановка, А. Ярухинга, Л.Хәлиуллова-га, Ә.Әхмәтовка, С.Молга-чевка, И.Закировка, Г.Кар-саковка, Н.Кузнецовка, А.Җамалетдиновага, Л. Еремеевага, Н.Кузьминга, П.Рафиковка "Җәмәгать тәрбиячесе" таныклыкларын тапшырды.

Конкурста Түбән Чәке урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Николай Кузнецов, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Азат Садыйков һәм Яңа Элмәле урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Геннадий Карсаков көч сынашты.

Конкурс программасы берничә этаптан торды. Аның беренчесе "Үзпрезентацияләү" иде. Икенче этапта исә тамашачылар һәм жюри хөкеменә балигъ булмаганнарны реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын тәкъдим иттеләр һәм "Стандарт булмаган чишелеш" конкурсы буенча җаваплар бирделәр. Конкурсның өченче-"Минем хоббием" этабында конкурсантлар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Конкурс район җирлегендә беренче тапкыр гына үткәрелүгә дә карамастан, конкурсантлар аңа ныклап әзерләнгәннәр. Алар тарафыннан әзерләнгән презентацияләрнең эчтәлекле булуы һәм алар шефлыкка алган балигъ булмаган баланың уңышларын, аның белән эшләү алымнарын чагылдырган слайдларның күплеге җәмәгать тәрбия-челәренең үз вазифаларын уңышлы башкаруларына дәлил булып тора.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Геннадий Карсаков "Балаларга йөрәгемне бирәм", Азат Садыйков "Рух экологиясе" номинацияләре буенча җиңү яуласалар, "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" исеменә Николай Кузнецов лаек булды. Җиңүчеләргә Айрат Җәлалов Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды һәм киләчәк хезмәтләрендә дә уңышлар гына юлдаш булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять