Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

И.Халиков: ”Нәтиҗәле хезмәт таләп ителә”.

-Чүпрәле районының социаль-икътисади күрсәткечләренә караганда, үсеш кичергән тармакларны күреп була, тик шулай да авыл хуҗалыгы, демография өлкәсендәге күрсәткечләр куандырмый, -диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чүпрәле район Советы утырышында ясаган чыгышында.

Утырыш 26 февраль көнне, район мәдәният йортында үтте һәм Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитетының 2012 елдагы эшчәнлеген барлауга һәм 2013 елда башкарылачак эш, план-чараларга багышланды.

Утырышка кадәр Илдар Халиков, Александр Шадриков озатып йөрүендә, район үзәгендәге күпфункцияле үзәктә булып, андагы службалар хезмәткәрләре белән очрашты, үзәкнең эшен бәяләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриковның доклады башкарылганнарны да, районның икътисадын тотрыкландыру өчен башкарылырга тиешлеләрне дә үз эченә алган иде.

-Районның тотрыклы үсешен кече бизнес, эшмәкәрлекне үстермичә тәэмин итеп булмаячак. Җитештерү, сәнәгать предприятиеләре булдырырга, циолит, кирпеч сугарга яраклы казылмаларны файдаланырга, район аша федераль трасса узу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска, инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк,-дигән бурычлар куйды Александр Шадриков.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бер сыерга җитештерелгән продукция күләме артса да, бу өлкәдә файдаланылмаган потенциалның күплеген дә ассызыклады ул. Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә, бер үк шартларда хезмәт итүгә карамастан, эш күрсәткечләренең дә төрле икәнлегенә басым ясалды.

Доклад буенча фикер алышуларда чыгыш ясаган "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Низамов, "Звезда" авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов крестьян, авыл кешесе өчен кирәкле булган мөһим мәсьәләләрне барладылар. Бүгенге көндә бу-язгы кыр эшләренә керешү, авыллардагы юлларның торышы проблемалары.

Илдар Халиков исә, Чүпрәле районы күрсәткечләрен республика күрсәткечләре белән чагыштырып сөйләп, депутатларга да, утырышка чакырылган башка җитәкчеләргә дә уйланырга урын барлыгын күрсәтте. Иң беренче чиратта, район үзәк хастаханәсе 60 млн. сумга якынлык үзгәртеп кору кичерсә дә, 6 табибка тулыланса да (республиканың башка районнары белән чагыштырганда бу яхшы күрсәткеч), үлүчеләр саны туучылардан артып китә. Ә Татарстан, белгәнебезчә, халык саны арту буенча 2012дә РФндә алдынгы урынны биләде.

Җан башына туры килгән керем, хезмәт хаклары, җитештерү күрсәткечләре буенча ла Чүпрәле республика буенча уртача күрсәткечләргә дә тигезләшә алмаган әле.

-Сөт җитештерү күләме арткан, әмма әлеге күрсәткечнең, беренче унлыкка керүче районнарныкы белән чагыштырганда, бик түбән икәнлеге күренә. Республика үз чиратында, модернизацияләүгә дә, авыл хуҗалыгына да инвестицияләр белән ярдәм иткән. Һәм әлеге суммалар саллы,-диде Премьер-министр.

Ул спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә әле җиң сызганып эшләргә кирәклеген искәртте. Чүпрәле халкына 2012 елда башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, уңышлар теләде.

Икенче мәсьәлә итеп депутатлар бертавыштан Александр Шадриков кандидатурасын район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия