Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хорновар-Шигали урта мәктәбе яңарыш кичерә

Хорновар-Шигали урта мәктәбенә 1898 нче елда нигез салынган. Быел бер гасырдан артык тарихы тарихы булган мәктәптә быел республикакүләм программа буенча капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды.

Район буенча әлеге программа нигезендә яңа уку елына өч: Яңа Чокалы, Алешкин-Саплык һәм Хорновар-Шигали белем бирү учреждениеләрендә төзекләндерү үткәрелде. Нигездә аларның барысында да төп эшләр күптәннән төгәлләнеп, бу көннәрдә соңгы матурайту, тәртипкә китерү бара.

Мәһабәт ике катлы Хорновар-Шигали урта мәктәбенең дә заманына күрә иркен коридорлары, тиешенчә җиһазландырылган кабинетлары һәм спортзалы да бар. Шулай да еллар үзенекен итә, биредә төзекләндерү эшләре таләп ителә башлый, моның өчен аңа 8 миллион сумга якын акча тотыла. Бүген биредә заманча яңа ишекләр, тәрәзләр куелган, идәннәр җәелгән, түшәмнәр буялган, җылылык әйләнеше җайланган.

Реклама

-Бүген яңа төзекләндерелгән мәктәпкә килеп керүе үзе бер рәхәтлек тудыра. Укучыларыбыз да яңартылган чиста, якты мәктәпкә укырга киләчәкләр, - дип шатлыгы белән уртаклаша мәктәп директоры Любовь Степанова.

Хорновар-Шигалидә "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясен дә бик теләп каршы алганнар. Әлеге акция кысаларында балалар бакчасы мәйданчыгын буяу, матурайту эшләре башкарылган. Бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тирә-яны һәм балалар бакчасы тирәсе дә күз явын алырлык булып үзгәргән. Балаларга рәхәт булгач, әти-әни өчен дә бу икеләтә шатлык кына ич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпләр төзекләндерелә