Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Гражданнар оборонасы” сигналы биреләчәк

Халык гадәтән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта үзеңне ничек тотарга, кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә, үзенә, якыннарына яки зыян күргән башка кешегә ничек ярдәм күрсәтергә икәнен белергә тиеш.

Бүген производствода катлаулы технологик алымнар, тиз янып китүчән матдблбр кулланылган, әле анда, әле монда бәла-казалар булып толрган заманда бу аеруча мөһим. Халыкның мондый хәлләргә әзерлеген тикшерү максатыннан, гражданнар оборонасы буенча күнегүләр үткәрелеп тора. 4 октябрәдә аларның чираттагысы булачак. Бу көнне хәбәр итүнең региональ системасы буенча "ВНИМАНИЕ ВСЕМ!" сигналы биреләчәк. Ул гражданнар оборонасының кисәтү сигналы булып тора. Аны ишетүгә, радиоалгычлар, телевизорларны кабызырга, ашвгвч хәбәрне тыңларга һәм аның турында эш урынындагы җитәкчеләргә, гаилә әгъзаларына, күрше-тирәләргә хәбәр итәргә кирәк. Бу көнне мәктәпләрдә, шушы темага ачык дәресләр үткәрү, райондагы эвакуация кабул итү пунктларын җәелдерү һәм башкалар күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сирена тавышлары