Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөрләде балалар Сабантуе

Балаларны яклау көне уңаеннан ел саен үткәрелеп килүче традицион кече Сабантуй да- көтеп алган чараларның берсе булгандыр.

Кояш җылысының үтәли кыздыруы да бу көнне беркемне дә куркытмады. Әти-әниләрен, хәтта әби-бабайларын кулларыннан "әйдә инде тизрәк" дия-дия һәр бала-чага, яшьләр Сабантуй мәйданына ашыкты.

Аллы-гөлле күлмәкләрен кигән кызлар-егетләр Сабантуй күренешен чагылыдрган театральләштерегән тамаша тәкъдим иттеләр. Аннан бер-бер артлы спорт уеннары күренешләре, биюләр үрелеп китте. Сабантуй бәйрәмен рәсми рәвештә ачу район башлыгы Александр Шадриковка тапшырылды.

-1 июнь- сезнең бәйрәм, балалар. Алай гына да түгел, җәй башланып ул әле каникуллар вакыты җитүен дә искәртә. Уку елының тәмамлануы, ирешкән уңышларыгыз белән белән сезне котлыйм. Ә сезнең уңышларыгыз -ул безнең дә уңышларыбыз, шатлыгыбыз. Әлеге бәйрәм дә сезнең хөрмәткә оештырылды, рәхәтләнеп ял итегез, күңел ачыгыз, уеннарда катнашагыз һәм алдагы уку елына көч туплагыз, -диде Александр Шадриков балаларны котлап.

Бәйрәм белән котлап Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да балаларга изге теләкләрен юллады.

Ә Сабантуй чын мәгнәсендә гөрләде, олы Сабантуйдан бер дә кимен куймады. Мәйданның бер почмагында балалар тамашачыларны сәнгать осталыклары белән хәйран калдырса, икенче почмакта көчле һәм җитез булуларын уеннарда күрсәтте.

Көрәштән башка Сабантуй -бәйрәм димени ул?! Иң куәтлеләр шунда җыелды, кечерәкләр исә уенчыклар кисү, авызда кашык белән йомырка куеп йөгерү, аркан тартышу, капчык белән йөгерүдә катнашты.

Ел саен Сабантуй бәйрәмендә район белем учреждениеләреннән туристик -эзләнү отрядлары көч сынаша, быел да әлеге чара зурлап үткәрелде. Һәр мәктәптән килгән килгән кызлар-егетләр зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын эшкә "җиктеләр". Мәйданның бер өлешендә мәктәпләр үзләренең тормышларын чагылыдырып, палаткалар корганнар. Ә менә Чуваш Бизнәсенең башлангыч сыйныфлары үзләренең кул эшләнмәләрен дә алып килгәннәр. Аларның һәркайсы белән җитәкчеләр дә танышып йөрде.

Билгеле булганча, 1 июньнән җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыела. Әлеге закон кысаларында "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары мәйданга килүчеләргә куакка зәңгәр тасма бәйләргә тәкъдим итте.

-Бәйрәм елдагыдан да күркәмрәк, эчтәлеклерәк, -ди Ульяновск өлкәсеннән кайтучы Әлфия ханым.-Балалар өчен мондый ял оештырганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт.

Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар тәм-томнардан авыз иттеләр, батутларда сикерделәр, таганнарда әйләнделәр. Инде вакыт кичке якка авышуга карамастан, мәйданнан китәргә әле беркем дә ашыкмады. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июньХалыкара Балаларны яклау көне