Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә яңа район Башлыгы сайланды

Бүген Чүпрәледә муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.

Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-территорияләр белән эшләү буенча начальнигы Ильнур Гарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, ААҖ «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров катнашты.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булып район башлыгын сайлау торды. Соңгы айлардагы эшчәнлеге һәм депутатларының өстәмә сайлауларына тавыш җыю нәтиҗәләреннән чыгып, ТР Премьер-министры Илдар Халиков әлеге вазифага Александр Шадриковны тәкъдим итте.

-Районда әле чишелмәгән мәсьәләр бик күп. Авыл хуҗалыгы районы буларак әлеге юнәлештә алып барылырга тиешле эшләр, шулай ук, республика күләмендә эшләүче программалар нигезендә мәктәпләр, балалар бакчаларын төзү, яңарту, юллар, һәм башкасы. Яңа җитәкче белән берлектә болар барысы да дәвам итәр дип ышанам, -диде ТР Премьер-министры чыгышында.

Александр Шадриков утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителеп, Чүпрәле муниципаль район башлыгы һәм Чүпрәле муниципаль район советы рәисе итеп сайланды.

Инде Чүпрәле муниципаль район Башлыгы буларак чыгышында Александр Шадриков үзенә карата белдерелгән ышаныч өчен рәхмәтләрен әйтте һәм район үсеше өчен бар көчемне һәм белемемне куячакмын диде.

Белешмә өчен: Александр Валерьевич Шадриков 1977 елның 1 январенда ТР Чүпрәле районы, Алешкин-Саплык авылында туган. Ике югары белемгә ия: 1993-1998 елларда Казан дәүләт педагогия университетында укып-физик-информатик; 2006 елда Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын тәмамлап, юрист белгечлеге ала.

1998 елның сентябреннән 2001 елның сентябренә кадәр "Сбербанк"ның район бүлегендә программист һәм инженер булып эшли. 2001 елның сентябреннән 2002 елның апреленә кадәр ТР Икътисад һәм сәнгать министрлыгының Чүпрәле районындагы икътисад бүлеге начальнигы вазифасын башкара.

2002 елның апреленнән 2005 елның декабренә кадәр-район техник инвентаризация бюросы начальнигы; 2006 елның январеннан 2011 елның июленә кадәр-Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары. 2011 елның 27 июленнән Ульяновск шәһәре Засвияжск районы башлыгы-шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары. 2013 елның 28 январеннан Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, аннан район Башкарма комитеты җитәкчесе.

Республика кадрлар резервы программасы нигезендә Төньяк-Көнбатыш дәүләт академия службасында (Санкт-Петербург) һәм Франция милли администрация мәктәбендә (Париж), шулай ук ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә белемен күтәрә.

2008 ел нәтиҗәләре буенча "Кадрлар резервы-илнең профессиональ командасы" әгъзасы булып тора. "2006 ел Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгын исәпкә алуны үткәрүдәге хезмәте өчен" федераль дәүләт статистика службасы медале белән бүләкләнгән. Запастагы лейтенант, гаиләле, ике баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия район башлыгы