Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Газета-журналларга язылу вакыты

Бу көннәрдә аеруча актив төстә почта бүлекчәләрендә газета-журналларга 2014 елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе бара.

Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда матбугатка язылу барышы бик авыр хәлдә. Моңа сәбәпләр эзләгәндә, алар, әлбәттә, бик күп. Беренчедән, радио-телевидение каналларының да саны артса, икенчедән интернет чолгавы көннән-көн тормышыбызда күбрәк урын ала бара. Хәтта, виртуаль өлкәдә интернет газета-журналларның, аларга кагылышлы сайтларның хисабы юк дисәк тә була. Билгеле, вакыты кысан яшьләр газета-журналларның басма вариантын актарып утырмый, үзенә кирәкне интернеттан эзләүне кулайрак күрә. Шулай да җәмгыятебездә өлкән яшьтәгеләрнең, аннан соң, интернет челтәрен үз итмәгән кешеләребез барлыгын да онытмыйк.

-"Туган як" район газетасына языла башлаган елыбызны бер дә хәтерләмим. Аңа барлык газеталардан да беренче булып язылабыз. Район хәбәрләре, төзелешләр хакында, яшьләр тормышы, туучылар, якты дөнья белән хушлашучы райондашларыбыз турында шуннан укып беләбез. Менә әле дә киләсе ел өчен язылдык,-ди Яңа Чүпрәле авылыннан Фәрит Алимов.

Газета-журналларның басма вариантын саклап калу максатыннан почта бүлекчәләрендә ярты ел саен "Абунәче декадасы" үткәрелә. Шулай ук, газетага язылучылар санын, тиражны саклап калу максатыннан "Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" агентлыгы бәйге уздыра. Бәйге быел да игълан ителде. Бәйгенең таләпләре буенча газета-журналларга, яздыру буенча элеккеге тираж санын арттырып үтәгән хат ташучылар бүләккә лаек була. Әлегә төп бүләкнең нинди буласы сер булып саклана. Бәлкем ул автомобильдер?! Ә беренче һәм өченче урыннар арасында ул 20 сумнан алып, 30 мең сумнан артык акчалата приз булачак. Бәйге нәтиҗәләрен, без даими рәвештә газета битләрендә урнаштырачакбыз. Районда үз эшен яратып, озак еллар буе намус белән башкаручы хат ташучыларыбыз бик күп, шуңа да без аларны җиңүчеләр сафында күрербез дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугатка язылу