Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Федераль университет галимнәре Чүпрәледә

1 февраль көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Казан федераль университетының Экология һәм география институты галимнәре белән район мәктәпләренең география һәм биология укытучылары, мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында очрашу булды.

Очрашуда педагогика фәннәре докторы, профессор Җ.А.Хөсәенов, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Ш.Ш.Галимов, югары уку йорты укытучылары Р.Ш.Фәрхуллин, М.Р.Вәлиев, чыгышы белән Чүпрәле районыннан булган, 5 курс студенткасы С.Федорова катнаштылар.

Югары уку йорты галимнәре университетның торышы, эчтәлеге турында укытучыларга җентекләп сөйләделәр. Югары белем алу йортларына география һәм биология юнәлешләре буенча укырга кергәндә, нинди фәннәрдән БДИ тапшырырга кирәклеген аңлаттылар.

Очрашуда район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов та катнашты һәм ул үз чыгышында педагогика фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Хөсәеновның никадәрле зур хезмәт башкаруын билгеләп утте. Авторы якташыбыз булган "Чүпрәле районы географиясе һәм экологиясе" уку ярдәмлегенең укучылар, укытучылар һәм ниһаять, район өчен дә никадәр кирәкле булуын ассызыклады.

Мәктәп директоры Резидә Хуҗиева үзенең чыгышында әлеге уку ярдәмлегенең укучылар өчен ничаклы кыйммәт булуын, аны һәрдаим дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда район укытучылары тарафыннан ничек файдаланылуы турында сөйләде.

Үз чыгышында Җәүдәт Хөсәенов район укытучыларын зур хөрмәт белән искә алды, ветеран укытучы Азат Садеев хезмәтен, география фәнен укытканда аның үзе өчен остаз булуын әйтеп узды. Азат аганың мөгаллимлек өлкәсендә күп еллык, нәтиҗәле хезмәтен бәяләп университетның Рәхмәт Хатын тапшырды.

Очрашуда катнашучыларга Ш.Галимов һәм Җ.Хөсәенов үзләренең остазлык дәресләрен күрсәттеләр.

Әлеге чарада Җәүдәт Хөсәеновка тапшырылган район башлыгының Рәхмәт Хатында аның район белән тыгыз элемтәсе, төрле сораулар килеп туганда һәрвакыт ярдәмгә әзер торуы, гомумән, чүпрәлелеләрнең галим-якташлары белән горурланулары белдерелгән иде.

Йомгаклап әйткәндә, очрашу эшлекле шартларда, файдалы һәм күңелле узды. Укытучылар да, укытучылар да мондый очрашуларны ешрак оештырырга кирәклекне белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар