Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Европа иммунизацияләү атналыгы үтәчәк

Агымдагы елның 21 апреленнән 27 апрельгә кадәр Европа иммунизацияләү атнасы уза.

Халыкның сәламәтлеген саклау максатында "Йогышлы авыруларны профилактикалау турында"гы Закон кабул ителгән иде. Әлеге закон нигезендә Россиядә профилактик прививкалар календаре гамәлдә.

Бары тик профилактик прививкалар гына балаларны полиомиелит, бума ютәл, дифтерия, столбняк, В гепатиты, туберкулез, эпидемик паротит һәм кызылча кебек авырулардан саклап кала ала.

Прививкалар ясау нәтиҗәсендә генә кешелек чәчәк авыруыннан котыла алган. Авыруның соңгы очрагы 1977 елда теркәлгән. Элек елларда әлеге авыру 10 миллионлаган кешене зарарлап, шуның 1 миллионы вафат була иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча вакцинацияләү һәр ел саен бума ютәл, кызамык һәм столбняк белән белән авырауның -180 миллион очрагын кисәтә икән.

Реклама

"Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында"гы Федераль закон вакцинопрофилактиканы дәүләт бурычлары исәбенә кертә һәм милли календарьга кертелгән прививкаларның түләүсез нигездә ясалуын тәэмин итә. Прививкалар календарена кертелгән авырулар нәрсәсе белән куркыныч соң? "Мәсәлән, полиомиелит авыруы сүлпән паралич үсешенә китерә һәм ул гомере буе сакланып, кешене инвалидлыкка китерә. В гепатиты бавыр циррозы һәм яман шеш белән тәмамлана. Бума ютәл үпкә шешүгә, тартышулар барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Дифтерия исә миокарда, бөерләр, периферик нервалар зарарлану белән тәмамлана. Үлү очраклары 10 процентка якынны тәшкил итә. Столбняк нерв системасын зарарлый, сулыш юллары һәм йөрәк мускулларының параличыннан авырулар еш кына вафат булалар. Кызамык вакытында үпкә шешү, энцефалит үсеш ала, балалар арасында үлем очраклары белән тәмамлану куркынычы зур. Эпидемик паротит белән бала вакытта авыру соңрак ирләрдә һәм хатын-кызларда баласызлыкка китерергә мөмкин, чөнки вирус күкәйлекләрне зарарлый. Кызылчаны балалар җиңелрәк кичерәләр, әмма йөкле хатыннар өчен ул аеруча куркыныч тудыра. Әлеге авыруны йөкле вакытта йоктырган хатын-кызларның балалары төшәргә, үле туарга һәм төрле дәрәҗәдәге гариплек белән туарга мөмкиннәр. Бала вакытта ике тапкыр прививка ясату кешене гомере буе саклаячак",- ди бу уңайдан табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова.

2006 елдан башлап халыкны В гепатитына, кызамыкка каршы прививкалау буенча милли проект гамәлдә. Чөнки әлеге авырулар өлкәннәргә дә йогалар. Прививкалар түләүсез нигездә ясала. Шуңа да, хөрмәтле райондашлар, мөмкинлектән файдаланып каларга тырышып, үз сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Үзебезне үзебез кайгыртмасак безне кем кайгыртыр соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек