Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңланды

Агымдагы атна район мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы чаралар белән башланды. Быел район белем бирү учреждениелләренең беренче сыйныфларына 213 бала укырга килде. Яңа уку елына багышланган әлеге тантаналы чараларда район башлыгы Александр Шадриков һәм Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов катнаштылар.

Алешкин-Саплык урта мәктәбенә быелгы уку елында 12 бала тәүге адымнарын атлый, мәктәптә исә барлыгы 193 укучы белем ала. Кунакларның да бәйрәм иртәсе биредән башланды һәм тикмәгә түгел. Мәктәптә быел республика Президенты программасы нигезендә капиталь төзекләндерү үткәрелде. Түбә алмашынды, тәрәзләр куелды, җылылык килү җайга салынды, буяу һәм башка күп кенә уңайлылык эшләре башкарылды.

-Мәктәптә эшләнгән эшләр белән шәхсән танышкач, әлеге мөмкинлекләр нигезендә бары тик яхшы укуыгызга гына ышанып калам. Яңа уку еллары үзенең яңалыклары, кызыклы, истәлекле яклары белән килсен. Исәнлек һәм белем җиңүләре телим сезгә,-диде Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә быел 491 укучы өчен беренче кыңгырау чыңлады, шуның 49ы беренче сыйныфлар.

-Белем көне һәркем өчен дулкынландыргыч вакыйгаларның берсе, кемдер өчен ул беренче тапкыр булса, кемдер өчен соңгы тапкыр яңгырый. Ни генә булмасын, мәктәп еллары иң күңелле вакытлар. Биредә көчле коллектив эшли, мәктәпнең уңышлары республика һәм Россия күләмендә танылган. Киләчәктә дә һәрвакыт беренче булып калуыгызны телим, -диде район башлыгы Александр Шадриков 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең бәйрәм тантанасында.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында беренчеләргә мәктәп кирәк-яраклары тупланган букчалар тапшырылды. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, укучылар башкаруында шигырьләр яңгырады, укытучылар, әти-әниләр тарафыннн изге теләкләр юлланды.

Хәерле сәгатьтә!, дип хәерле юллар теләп беренче кыңгырау чыңлады. Укучыларның быел беренче дәресләре Татарстан Республикасы Конституциясенең 20 еллыгына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беренче кыңгырау