Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йокысыз төннәр, борчулар аша...

Бүгенге 21 гасыр мәктәп баласын 1980-90 еллардагы укучылар белән чагыштырырлык түгел. Компьютердан, интернеттан башка үзенең яшәвен күзалламаган укучыны укуга җәлеп итү укытучыдан күп көч, нык белем, төрле алымнар куллануны таләп итә. Чөнки бары тик шул очракта гына укыту системасында ниндидер уңышларга ирешергә, укучыларыңнан нәтиҗә өмет итәргә мөмкин.

20 мартта 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үткән җәмәгать тыңлауларында үз эшчәнлекләрендә билгеле бер уңышларга ирешкән, үзләре белем биргән укучыларының район, республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яулаган, БДИ, ГИА тапшырганда югары баллар җыйган укытучылар: 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Җәүһәрия Якупова (перспектив башлангыч сыйныф укытучысы), Валентина Кузнецова (тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы), 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Гөлфирә Хәнҗәрова (математика укытучысы), Сергей Одинцов (технология), Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Зөлфия Бикчурова (биология), Миләүшә Фәтхуллина (татар теле һәм әдәбияты), Иске Кәкерле урта мәктәбеннән Фидания Айзәтова (рус теле һәм әдәбияты), Шланга урта мәктәбеннән Танзания Нуртдинова (татар теле һәм әдәбияты) катнашты.

Чара барышында һәр укытучы да үзенең эшчәнлегенә тулы анализ белән чыгыш ясады. Чыгышлар оста һәм эчтәлекле итеп ясалган презентацияләр белән үрелеп барды. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә район үзәгендә генә түгел, авыллардагы мәктәпләр дә стандартка җавап бирерлек заманча инновацион технологияләр белән җиһазланган, һәркайда компьютер сыйныфлары булдырылган һәм интернет челтәренә тоташтырылган. Укытучылар укучылары белән интернет конкурсларда, олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Һәм, әйтергә кирәк, төрле призлы урыннар яулап, сертификатларга, Дипломнарга лаек булалар. Моның шулай булуын слайдларда күрсәтелгән һәм укучылар, шулай ук, аларның җитәкчеләре исеменә бирелгән Дипломнар, Мактау Грамоталары да раслый.

Реклама

Гомумән алганда, укытучылар үз чыгышларында үз эшчәнлекләрен тулысынча ачып бирә алдылар. Муниципаль этаптан соң укытучыларның әлеге күләмле эшләре һәм презентацияләре республика мәгариф үзәгенә юлланачак һәм аларның һәркайсы "Татарстанның иң әйбәт укытучысы" исеменә һәм 200 мең сумлык Грантка дәгъва кылачак.

Район мәгариф бүлегеннән Светлана Антипова чараны йомгаклап, һәр укытучыга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф

2
X