Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елның беренчеләре

Тарих битләре янә бер елны төгәлләп, 2012 елны башлады.

Ә тормыш үз көенчә бара. Нәкъ җырдагыча, "кемдер килә, кемдер китә, ә кемнәрдер гаилә кора". 2012 ел үзенең дүрт елга бер кабатланучы кәбисә ел булуы белән дә истәлекле әле. Әлеге уңайдан төрле хорафатлар, ышанулар йөрсә дә, Чепкас-Илмәт авылы егете Рамил Шаяхметов һәм Татар Убие авылы кызы Илсинә Кәримоваларга бергә тормыш корып җибәрергә бер дә комачауламаган. Алар үзләренең төкле аяклары белән гаилә корырга теләүче яшь парларга үрнәк күрсәтеп, 6 январь көнне бер-берсенә булган хисләрен ныгыттылар. Күрәсең, аяклары чыннан да җиңел булды, алардан соң январь аеның беренче атнасында район никахлашу бүлегендә тагын гаилә коручылар булган. Гомумән, үткән 2011 елда яшьләр тарафыннан 135 гаилә корылган. Әмма шул ук вакытта аерылышучылар саны да юк түгел. Аларның саны 37не тәшкил итә.

Аждаһа елының тәүге сабые да район үзәк хастаханәсендә 3 январьда аваз салган иде. Иске Чокалы авылында яшәүче Эльмира һәм Алик Якупов гаиләсендәге әлеге нәни балага Али дип исем кушканнар. Али исеменең мәгънәсе дә үзенчәлекле. Ул бөек, кодрәтле дигәнне аңлата. Ә 2011 елда исә район буенча барлыгы 208 бала дөньяга аваз салган.

Әлеге күркәм тантаналар уңаеннан район ЗАГС бүлегендә аларны котлау булды. Беренче никах һәм беренче сабый баланы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов котлады һәм бүләкләр тапшырды. Һәр ике тантанада да ул гаиләләргә иминлек, бәхет, район данын якларлык шәхесләр булуларын һәм дә шул ук үрнәктә ул-кызларын тәрбияләп үстерүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев