Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безгә тотрыклылык кирәк! Республикада “Экстремизмга – Юк!” айлыгы игълан ителде

Милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, этник һәм конфессиаль нигездә килеп чыга торган низагларга чик кую, шулай ук террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатында сентябрь аеннан республикада "Экстремизмга - Юк!" айлыгы игълан ителде.

Әлеге уңайдан район башкарама комитеты актлар залында чираттагы комиссия утырышы булып узды. Утырышта авыл җирлекләре, оешма җитәкчеләре, дин әһеллләре катнашты.

Мәктәпләрдә уку елы башланганлыктан, укучыларның иминлеген тәэмин итү утырышта беренче мәсьәлә булып каралды. Аеруча, укучыларны мәктәпкә озата баручы автобусларның төзеклеге, аларда озата баручыларның булуы ассызыкланды.

Утырышта җәмәгатьчелек иминлеге сагында торучы полиция, янгын сүндерү вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Алар район территориясендә читтән килгән шәхесләргә игътибарлы булырга чакырдылар.

Реклама

-Чүпрәледә элек-электән берничә милләт вәкилләре дус һәм тату, бер-берсенең гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшиләр. Әлеге аңлашып яшәү кануннары безгә хезмәттәшлек итүдә, районыбызның икътисадын ныгытуда ярдәм итә. Алда да тотрыклылыкны саклап яшәү юнәлешендә эшчәнлекне алып барырга кирәк, -диде район башлыгы Александр Шадриков утырышта.

"Экстремизмга-Юк!" айлыгы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы расланды. Болар: мәктәпләрдә дәресләр үткәрү, социаль мөһим объектларга рейдлар ясау, халык белән очрашып сөйләшү, төрле конкурслар оештыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек