Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район Советының егерме җиденче утырышында

29 майда район Башкарма комитетының актлар залында Чүпрәле мунципаль район Советының 27нче утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе Айрат Малюков, район башлыгы Александр Шадриков, депутатлар катнашты.

Утырышның көн тәртибендә биш мәсьәлә каралды. Аның беренчесе буенча-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудинның "Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе турында"гы чыгышы тыңланды. Шакир Ягудин чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең сайлану тәртибе турында сөйләде һәм әлеге вазифага ике кандидат: Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Шәүкәт Алиуллов һәм "Акчарлак" йөзү бассейны директоры Руслан Вильданов дәгъва итүен белдерде. Утырышта кабул ителгән ачык сайлау тәртибе нигезендә бердәм тавыштан Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Шәүкәт Алиуллов сайланды.

Утырышның көн тәр-тибендәге икенче мәсьәлә-"2012 елда Чүпрәле районында кеше һәм граждан ирегенең, хокукының үтәлеше турында"гы доклад белән район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова чыгыш ясады.

Реклама

-2012 елда Чүпрәле муниципаль районындагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле җәмәгатьчелек ярдәмчесенә 27 кеше мөрәҗәгать итте. Нигез-дә, мөрәҗәгатьләр социаль тәэмин ителеш, торак мәсьәләләрен, медицина хезмәте турында булды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралып, җаваплар бирелде.Шулай ук, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил-Сария Сабурская урыннарда, шул исәптән Чүпрәледә булганда, аңа 10 кеше үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте, әлеге уңайдан барысына да консультатив ярдәм күрсәтелде, -диде Антонина Хәлилова.

Утырышта, шулай ук, муниципаль хезмәт-кәрләренең табышлары һәм чыгымнары турындагы Положениегә үзгәрешләр кертү турында район башлыгы урынбасары Алексей Сарафановның чыгышы да тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район советы утырышы