Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшмәкәрләрне 2013 ел кече һәм урта эшмәкәрлек программалары белән таныштырдылар

Чүпрәледә эшмәкәрләрнең 6,6 проценты гына җитештерү белән шөгыльләнә, калган эшчәнлек сату-алуга кайтып ала. Әлеге саннар эшмәкәрләр белән үткән очрашу-киңәшмәдә китерелде. Җитештерүне ничек үстерергә, кайсы юнәлештә эшләү отышлырак? Киңәшмә барышында шушы сорауларга җавап эзләнде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Җәүдәт Ахманов, Татарстан Республикасы Сәүдә-промышленность идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев, район башлыгы Александр Шадриков катнашты.

-Бүгенге көндә республика тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча күп кенә программалар кабул ителеп тора һәм алар әлеге юнәлештә шөгыльләнергә теләүчеләр өчен менә дигән ярдәм һәм мөмкинлек. Шуңа да әлеге ярдәмнәрдән файдаланып, районда җитештерү өлкәсендә эшчәнлекне арттыру бурычы таләп ителә, -дип белдерде раойн башлыгы Александр Шадриков һәм агымдагы елда кабул ителгән программалар турында сөйләп үтте.

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча программаларның старт алуы хакында һәм анда быел нинди юнәлештә ярдәмнәр каралуына тулырак Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин тукталды.

-Программалар өч юнәлештә эшли. Шуның берсе-"Лизинг-грант" программасы. Әлеге конкурс кысаларында җиһазлар - турыдан-туры җитештерү процессына җәлеп ителә торган җайланмалар, авыл хуҗалыгы өчен механизмнар, агрегатлар, станоклар, җиһазлар, машиналар, автотранспорт чаралары (җиңел автомобильләрдән тыш) алырга була. Агымдагы елда программаның үзенчәлекле өлеше булып, газ ягулыгына көйләнгән транспортлар алу мөмкинлеге тора,-диде ул.

Программаның икенче өлешендә инновацион продукцияләр җитештерүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү каралган. Әлеге юнәлеш, әйтик, эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрендә инновацион технологияләр кулланган очрак. Өченче юнәлеш- эшмәкәрлек субъектларын электр челтәре субъектларына технологик тоташтыруга, энергияне саклау чараларына, шулай ук энергетик тикшеренүләр үткәрүгә чыгымнарын субсидияләү, эшмәкәрлек субъектларының җиһазлар алу белән бәйле чыгымнарының бер өлешен субсидияләүне үз өстенә ала.

-Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча конкурслы сайлап алуга документлар кабул итү эше республиканың икътисад министрлыгы белән беррәттән, эшмәкәрләрнең зонаара ярдәм итү үзәкләрендә дә башкарылачак. Агымдагы елда документларны кабул итү вакыты 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк,-диде министр урынбасары. -Бүген, шулай ук, республикада промышленность мәйданчыклары төзү буенча да күп төрле эшләр башкарыла. Әлеге мәйданчыклардан биналарны арзан бәягә сатып, я арендага алу мөмкинлеге булачак, ә хөкүмәт тарафыннан әлеге юнәлештә ярдәм күрсәтү каралачак. Болар Кластер грантлары дип атала. Моннан тыш, эшмәкәр үзенең, яисә кул астында эшләүчеләрнең белемен күтәрү өстендә эш алып бара икән, бу очракта да дәүләт укуга киткән чыгымнарны субсидияләүгә алына, сәгатьләргә карап, әмма 30 000 сумнан артык түгел.

Үз продукцияләрен тышкы сәүдәгә чыгарырга теләк белдерүче эшмәкәрләр өчен Экспорт тәэмин итү үзәге эшли. Үзәктә беренче чиратта күргәзмәләр, эшлекле очрашулар оештыру мәсьәләләре хәл ителә.

Еш кына эшмәкәр теге бу юнәлештә эшкә тотынганда киртәләргә юлыга. Мәсәлән, банктан кредит алганда йөкләүчеләре (поручитель) булмый һ.б. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә республика Гарантия фонды ярдәмгә килә. Киңәшмәдә аның директоры Җәүдәт Ахманов чыгыш ясап, эшмәкәрләргә хезмәт күрсәтү тәртибен аңлатты.

-Республика гарантия фонды 21 банк белән хезмәттәшлек итә һәм эшмәкәрләргә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Документлар җыю тәртибе программада катнашудагыча таләп ителә һәм алар өч көн эчендә карала, -диде ул.

Әйе, бүгенге заман эшмәкәрләрдән законнардан даими хәбәрдар, белемле булуны да, тырышлык та, үҗәтлек тә таләп итә. Ә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программалары күпкырлы һәм шуларның барысы өлкәсендә дә ярдәм итәргә әзер, бары тәвәкәллисе генә.

Программалар турында тулырак мәгълүматны htt://mert.tatarstan.ru сайтына урнаштырылган конкурслы сайлап алу турындагы нигезләмәдән һәм 8(843) 542-90-90 һәм район башкарма комитетының икътисад бүлеге: 2-25-50, 2-26-94 телефоннарыннан шалтыратып белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек