Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшлисе эшләр күп

Бүген Чүпрәле район советы депутатларының унбишенче утырышы булып үтте. Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты. Утырышка кадәр Равил Фатыйх улы район башлыгы Тимур Нагуманов озатып йөрүендә якын көннәрдә файдалануга тапшырылачак спорт комплексы-бассейнны карады һәм район үзәк хастаханәсендә булды.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Гадел Вафин билгеләп үткәнчә, республика сәламәтлек саклау системасында нәкъ менә кабул итү-диагностика бүлекләре ремонтка мохтаҗ. "Чүпрәле район үзәк хастаханәсе "ТР Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү" программасы кысаларында төзекләндерелгән үзәкләрнең берсе һәм әлеге юнәлештә эш алда да дәвам итәчәк",-диде ул.

Җитәкчеләр район үзәк хастаханәсенең төзекләндерелгән бүлекләрендә булып, авырулар һәм мөмкинлекләре чикләнгән граҗданнар өчен тудырылган уңайлыклар белән таныштылар. Терапия бинасының икенче катына күтәрелгәннән соң, монда да төзекләндерү эшләре кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Район мәдәният йортында үткән район Советы утырышында исә район башлыгы Тимур Нагумановның 2011 елда башкарылган эшләр һәм 2012 елга бурычлар буенча отчет доклады тыңланды. Докладтан күренгәнчә, районның икътисадый юнәлешен авыл хуҗалыгы билгели, әмма бу өлкәдә төрле хуҗалыкларның күрсәткечләре җир белән күк арасы кебек. Шуннан чыгып, район башлыгы Тимур Нагуманов "Йокыга талган" хуҗалык җитәкчеләрен, уянып, урыннарын бушатырга чакырды, алай булмаган очракта алар өчен бу эшне башкалар эшләячәге турында белдерде.

Реклама

Район җитәкчесе башка мәсьәләләргә дә киң итеп тукталды. Район үсеше өчен бүген яңа эш урыннары булдыру, инфраструктураны үстерү, яктан инвестицияләр кертү кирәк. Эшмәкәрлекне үстерү, товар әйләнешен арттыру, торак һәм социаль-көнкүреш-мәдәни объектлар, юллар төзелеше, сәламәт яшәү рәвеше дә бүген күз уңында торырга тиешле, әһәмиятле бурычлар. Гаилә фермалары төзелешен арттыру, эчәргә яраклы чиста су булдыру, юлсыз авыллар, мәктәпләргә капиталь төзекләндерүләр Чүпрәледә актуаль проблема булып кала бирә.

Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы генераль директоры Җәмил Мөдәррисов, Яңа Элмәле төп мәктәбе укытучысы Рәис Гафуров, Городище авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов та бүгенге яшәешебездән чыгып, үз һөнәрләре, үз җирлекләре өчен булган мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр.

Күргәннәргә һәм утырыш эшенә йомгак ясап, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов районда күп кенә уңай үзгәрешләргә юлыгуын әйтте. Әмма һәрбер нәрсәне, районның киләчәген дә демография күрсәткече белән бәйләргә кирәклеген ассызыклады. "Балалар бакчалары төзү, мәктәпләргә капиталь төзекләндерүләр үткәрү нәкъ менә шушы саннарга карап башкарылачак",-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төп яңалыклар