Декларация тапшырырга онытма!
Агымдагы елның 1 январеннан декларация кампаниясе старт алды.
Шәхси эшмәкәр булып теркәлүче һәм юридик зат белеменнән башка гына эшчәнлек башкаручы физик затлар; шәхси нотариуслар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар; мөлкәтне арендалау килешүе яисә найм килешүе буенча бүләк алучы физик затлар; милек сатудан керем алучы физик затлар (әлеге затларның милеккә хокукы 3 елдан ким булган очракта); кыйммәтле кәгазьләр һәм устав капиталындагы өлешләрне сатудан керем алучы физик затлар; бүләк итеп күчемсез милек, транспорт чарасы, акцияләр, өлешләр, пайлар алучы физик затлар; лоторея, тотализатор һәм башка уеннарда (шул исәптән уен автоматлары) катнашып отыш алучылар 2011 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча агымдагы елның 30 апреленә кадәр салым органына декларация тапшырырга тиешләр.
Декларация тутыруга сезгә www.r16.nalog.ru сайтында урнаштырылган "Декларация-2011" программасы ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев