Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлелеләр Казан Сабантуенда

Үткән шимбәдә Казан шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме-Сабантуйлар узды.

Мирный бистәсендәге каенлыкта үткән бәйрәмгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Бәйрәм кунаклары арасында дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Оборона министры урынбасары Николай Марков, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә бар иде.

Сабантуй үзенчәлекле төсмер белән үтте. Биредә республиканың сигез районы, шул исәптән чүпрәлелеләр дә, төрле милләт халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган, йолаларын барлаган өй аллары тәкъдим итте.

Өй алларында: рус, татар, безнең район тәкъдим иткән чуваш милләтләрен карарга мөмкин иде. Район мәдәният йорты, китапханәләр хез-мәткәрләре тырышлыгы белән борын-борыннан килгән шөгыльләрдән: чабата үрү, он тарттыру, иләк иләү, балчыктан сызгырткычлар ясау, йон эрләү һәм бик күп һөнәрләр-чуваш милләтенең көнкүрешен чагылдырды. Сабантуйның төп мәйданында үтәчәк тамаша алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм бертөркем кунаклар районнар әзерләгән әлеге өй алларында булып, карап йөрделәр, оештыру, әзерлек якларына югары бәя бирделәр.

Реклама

Сабантуйга килүче казанлылар һәм башкала кунакларын Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлап, үзенең сәламләү чыгышында язгы кыр эшләре беткәч уздырыла торган бу милли бәйрәмебез халкыбыз тормышында мөһим урын тота дип белдерде.

-Бүген Сабантуй бәйрәме татар халкы яшәгән күп кенә регионнарда да зурлап билгеләп үтелә. Анда татарлар гына түгел, башка милләтләр дә бик теләп катнаша, димәк, әлеге бәйрәмебез әле халыклар дуслыгын чагылдыручы, алар арасында арадашчы буларак та зур роль уйный,- диде ул.

Киләсе елда Казан шәһәре студентлар Универсиадасын кабул итәчәк. Бу уңайдан тамашачылар игътибарына балалар чыгышында, концерт номерларында театральләштерелгән кү-ренешләрдә спорт уеннары, акцияләр тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда сабантуй

2
X