Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә йолдызлар яңгыры

26-27 март көннәрендә район мәдәният йортында эстрада сәнгатенең «Созведие»-«Йолдызлык» XII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе үтте.

Ике көн дәвамында Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч районнарыннан килгән һәм Чүпрәленең яшь башкаручылары, биючеләре сәхнәдә осталыклары буенча көч сынаштылар. «Созведие»-«Йолдызлык» XII ачык республика телевизион яшьләр фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карамагында үтә. Беренче чиратта ул республикада үсеп килүче яшь талантларыбызны барлауга, аларны үстерүгә кайтып кала. Шуңа да фестивальнең номинацияләре җыр, бию, нәфис сүзне колачлаган. Чыгыш ясаулар кече яшьтәгеләрдән (5-11 яшь кә кадәр) тотынып, урта төркем (12-16 яшькә кадәр) белән дәвам итә һәм өлкән төркем (17-21 яшькә кадәр) белән тәмамлана.

Фестивальгә старт бирелгән көнне республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, жюри рәисе Дмитрий Туманов:

-Әлеге бәйгенең зонаара этабы Чүпрәледә үтүенә без бик шат, күреп торабыз биредә сәнгатьне үстерү, аның белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып бару кирәк,- дип әйтте. Әлеге фестивальне оештыручыларга рәхмәтен белдереп, ул катнашучыларга уңышлар теләде.

Республикада ел саен үткәрелүче бу фестивальгә ныклы әзерлек белән килгәннәре һәркемнең йөзендә чагылыш тапкан. Катнашучыларның гына түгел, хәтта алар янында мәш килгән остазларының, әти-әниләренең дулкынлану кичерешләре һәр хәрәкәтләреннән күренә. Билгеле һәр районнан килгән көндәшәр бик көчле. Шуңа да жюри әгъзаларына- күренекле сәнгать осталарына ике көн дәвамында киеренке эш режимында эшләргә туры килде.

Ниһаять, нәтиҗәләр билгеле. 27 март көнне Гала-концертта жюри әгъзасы - ТРның халык артисткасы, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова бүләкләү тантанасы алдыннан чыгышында кунакларны җылы кабул иткән район җитәкчелегенә иң элек рәхмәт сүзләрен ирештерде. Сәхнәгә күтәрелеп чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Алексндр Шадриков та:

-Балаларыбызда иҗатка тартылуны, араларында бик тә сәләтлелеләрен күрү бик сөенечле. Һәркайсына әлеге башлангычларында уңышлар телим,-диде.

Фестиваль дәвамында барлыгы 1000 артык бала, яшүсмер катнашып, 180нән артык иҗат номеры күрсәтелде.

Үзләре чыгыш ясаган номинация буенча Ангелина Никишина, Айзиля Нургалиева, Диана Егорова, "Язгөл" һәм "Забава" вокаль ансамбле -Тәтеш районыннан, Аделина Закирова, Зөһрә Шәрәфетдинова -Апас районы, Регина Сабирова, Наиль Нәбиуллин, Рамиля Шәрәфетдинова, "Гольфстрим" хореография төркеме -Буа районы, Айзиря Нигматуллина- Кама Тамагы, Ранис Алеев, "Таң" хореография төркеме -Чүпрәле районы I урынга лаек булдылар. II урын-Маргарита Шишкина, Ксения Юманова, "Камелия" вокал ансамбле -Кама Тамагы, Инзиля Вәлиуллина, Лилия Шамилова, Ләлә Хөсәенова һәм Илназ Шәмсетдинов -Кайбыч районы, Лилиана Самерханова, сөмбел Гафиятуллина, Ралина Вахитова, "Мозаика" хореография төркеме -Буа районы, Богдан Касьянов, "Талисман" хореография төркеме-Тәтеш районы, Анастасия Шадрикова, Динә Әхсанова, "Яз нуры" вокал ансамбле-Чүпрәле районы. III урын-Инзил Тимуршин һәм Адиля Исмагилова, Зилә Булатова, Ильмира Салимуллина, «STEP-UP» хореография төркеме-Апас районы, Марат Валеев, "Домисолька" вокал ансамбле-Чүпрәле районы, Ильвина Залялиева, "Авыл Дэнс" хореография төркеме-Кайбыч районы, "Сәйлән" вокал ансамбле-Тәтеш районы. Шулай ук, күп кенә катнашучылар фестивальнең махсус бүләкләренә лаек булдылар. Жюри әгъзалары җиңүчеләргә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Әкияти дөньяны тасвирлаган фестиваль тәмам. Зонаара бәйгедә җиңүчеләрне алда Казан шәһәрендә үтәчәк супер-финал көтә. Һәркайсына уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СозвездиеЙолдызлык Чүпрәле фестиваль