Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә "соры" хезмәт хакы белән көрәшү алып барыла

"Хезмәт хакын конвертта түләү" кебек төшенчәнең тормышыбызга килеп кергәненә байтак вакытлар үтте. Белгәнегезчә, кайбер эшмәкәрләр, предприятиеләр өчен бу бик кулай. Эшчегә тиешле бер күләмдә акчасын бирә дә, бетте китте. Әлеге "конвертта", кулдан кулга гына бирелгән, бернинди документларда да теркәлмәгән акчаны алучы, мәсәлән, үзенең киләчәктә аз пенсия алачагы, социаль якланмаган булуы...

Районда әлеге "соры" хезмәт хакы белән көрәшү, эшләүче халыкның керемнәрен ачыклау эшләре активлашты. Бу уңайдан комиссия төзелгән иде. Керемнәрне легальләштерү һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыру буенча комиссиянең төп максаты - "соры" хезмәт базары белән көрәшү. Комиссия төрле милекчелеккә караган ширкәтләргә, оешма-предприятиеләргә рейдлар оештыра. Көтелмәгән рейдлар вакытында иң беренче булып эш бирүче белән хезмәткәр арасында хезмәт килешүенең барлыгы-юклыгы тикшерелә. андый килешү төземәгән җитәкче хакында прокуратурага хәбәр ителә. Алай гына да түгел, эш бирүче хезмәт хакын минималь дәрәҗәдән дә аз түләсә, ул административ җаваплылыкка тартыла. Татарстан Республикасында исә, предприятиеләрдә минималь хезмәт хакы - 6420, бюджет сферасында 5965 сумнан ким булмаска тиеш дип билгеләнгән иде. Һәм ел башыннан бу гамәлгә кертелде. Күрсәтелгән суммадан да аз хезмәт хакы аласыз икән, район башкарма комитетында булдырылган "Кайнар линия" телефоннарына мөрәҗәгать итә аласыз. Номеры: 2-26-94. аноним (ягъни исемен белгертергә теләмәгән) шалтыратулар да кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "соры" хезмәт хакы