Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә "Агач утырт" акциясе узды

Бүген -5 октябрь, шимбә көнне, Чүпрәле районы "Агач утырт " акциясен билгеләп үтүнең үзәгенә әверелде.

Бу көнне районнның яшел массивы миләш, карама һәм юкә агачларына баетылды.

Район үзәгендә акиянең төп өлеше үтте. Анда мәктәп укучылары, район оешма, учреждение хезмәткәрләре катнашты.

Үсентеләр Абязов, Нәфиев, Газовая урамнары буйлап утыртылды. Шулай ук, "Акчарлак" йөзү бассейны, күпфункцияле үзәк, балалар бакчалары территорияләрендә дә 50ләп туя агачлары урын алды. Хәзер аларның тернәкләнеп китеп, яз аенда күзләрне ямьләндерүен көтәсе калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач утырту