Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле хоккейчылары өчен яңа чишенү-киенү бүлмәләре булган бина төзелде

Район үзәгендәге хоккей мәйданчыгында кыш көне тирләп-пешеп уйнаган малайларны күпләр кызыксынып күзәтәдер. Бу вакытта күңелдә, алар арасыннан әйбәт хоккейчылар чыгарга мөмкин бит, дигән уйлар туа.

Хәер, район яшьләре арасында спортның әлеге төрен яратучылар шактый. Күрше районнарны үз бозларында кабул итсеннәрме, үзләре барып уйнасыннармы-нәтиҗәләр дә юк түгел, беренчелекне, кубокны алу кебек уңышларыбыз бар. Тик менә хоккей мәйданчыгында спортчылар өчен уңайлы чишенү-киенү бүлмәсенең булмавы әлегәчә уңайсызлыклар тудырды. Ниһаять, быелдан әлеге мәсьәлә дә чишелде.

Агымдагы елда "Радио Спорт" директорлар Советы рәисе Михаил Федяев район башлыгы Александр Шадриковка хоккей мәйданчыгын төзекләндерү максатыннан 500 000 сумлык сертификат тапшырды. Ә әлеге сумманы мәйданчыкның чишенү-киенү бүлмәсен ясауга тотылачагы хакында әйтелде.

30 август-Республика һәм район оешкан көнне бинаның беренче ташы куелды. Әлеге эшне якташыбыз, Чебоксар шәһәрендәге "Тус" төзелеш җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов башкарды. Николай Угаслов моңарчы да райондагы социаль мөһим объектлар төзелешендә үзеннән зур өлеш кертеп килде һәм менә әлегесендә дә аның тарафыннан иганәчелек ярдәме күрсәтелде.

Реклама

Николай Угаслов бина төзелеше өчен 300 мең сумнан артык акча күчерде.

Бүгенге көндә бинаның төзелеш эшләре тулысынча төгәлләнгән, ишекләр, тәрәзләр куелган, түбә капланган. Бары тик эчке монтаж эшләре, ут, җылылык тарту калган.

Димәк, яшь хоккейчыларыбыз өчен барлык уңайлыклары булган чишенү-киенү бүлмәләре булачак. Ә кышкы матур көннәрдә исә алар безне үзләренең уңышлы уеннары белән сөендерерләр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккейчылар