Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүп-чар “баш калкыта”...

Республикада территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча ике айлык игълан ителде.

Һәр елны билгеләнүче традицион ике айлык быел 1 апрельдән 1 июньгә кадәр үткәреләчәк. Әлеге хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта да әйтелде.

Әйтергә кирәк, республикада, район җирлегендә тирә-юньне чистарту, тәртиптә тоту өчен эш ике айлыклар дәвамында гына түгел, ә ел буе алып барыла. Моның ачык мисалының берсе булып, район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия эше дә тора. Комиссия тарафыннан районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар белән һәрдаим бил-геле бер эшләр алып барыла. Билгеле, үз-үзен, тирә-ягында яшәүчеләрне хөрмәт иткән, законнарның никадәр кырыслыгын аңлаган кеше беркайчан да чүп-чарлар өеп өй алларын тутырмый, әмма шул ук вакытта янәшәбездә төрле кешеләр яши. Шуңа да Дәүләт Советына штрафларның күләмен киметүне сорап мөрәҗәгать итсәләр дә, әлегә нәтиҗә күренми. Күрәсең, штраф суммасын үстереп (бүгенге көндә физик затлар өчен иң киме 2000 сум) тирә-юньне пычратучылар белән тәрбия үткәрмәкчеләрдер. Ни генә булмасын, тиздән ак кар астында яткан чүп-чар "баш калкытыр". Ә аларны җыештыру, тирә-ягыбызны тәртипкә китерү һәрберебезнең җәмгыяви бурычы.

ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта да сүз шул хакта барды. Урам, территорияләрне җыештырудан тыш, урманнарыбызны да онытмаска кирәклеге ассызыкланды. Ике айлык барышында тирә-юньне чистартуда катнашу белән беррәттән, һәркем үзен табигатебезне саклаучы, ягъни иҗтимагый инспекторлар ролен үти алуы хакында да сөйләнелде. Ягъни, тиешсез урынга чүп ташлаучыны күрдегез икән, әлеге хакта хәбәрне (843) 267-68-87 номерлы "кайнар линия" аша җиткерә, яисә eco.signal@tatar.ru электрон адресына да яза аласыз. Димәк, комиссияләр тарафыннан гына түгел, ә тирә-күршеләр тарафынан да контроль көчәя дигән сүз. Ә моңарчы, мөгаен, һәркем һавасын сулап, суын эчеп яшәгән җирлектә кылган үз гамәле турында уйланыр дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әйләнәтирә мохит