Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең актив яшьләре район башлыгы белән очрашты

Ни өчен районга яшьләр кайтмый? Моның сәбәбе, күпсанлы булмаса да, районда яшәп калган яшьләрнең пассивлыгында түгелме икән дигән һәм тагы да шундый бик күп сорауларга җавап табу максатыннан район башлыгы Александр Шадриков районның төрле тармак, службаларында хезмәт итүче яшьләр белән очрашты.

Авыл белән шәһәр аермасы хәзер инде 60нчы еллардагы кебек түгел. Авылда яшәсәң район үзәгенә санаулы минутларда килеп җитеп була, бөтен төр коммуникацияләргә тоташтырылган өйләрдә яшибез, дигәндәй. Боларга өстәп Александр Шадриков Мәскәү шәһәренә дә 2,5 сәгать эчендә барып җитеп булуын да әйтте. Чөнки аэропорт та Чүпрәледән 70 км. ераклыгында гына. Бер караганда, чиратлары, юллардагы бөкеләре белән шәһәр тормышы ялыктыра да кебек. Әмма шулай да яшьләр шәһәрдә калуны хуп күрә әлегә.

-Без сездән кызыклы проектлар, районда яшьләр тормышын җанландыру буенча тәкъдимнәр көтәбез,-диде район башлыгы. -Район үзәгендә генә футбол стадионы бар, әмма анда үскән үләнне җәй айларында чаптырып алырга туры килде. Бу беркемне дә бизәми, әмма факт.

Соңгы елларда яшьләрне җәлеп итәрлек, аларга иҗат, ярышларда үзләрен күрсәтү мөмкинлекләре тудырырлык аралашу мәйданнары да барлыкка килде. "Акчарлак" йөзү бассейны, Инновацион яшьләр үзәге, төрле спорт заллары эшләп тора. Әмма аларга яшьләрне тарту өчен, билгеле, эшләргә кирәк. Инициатива да яшьләрнең үзләреннән булырга тиеш.

Район башлыгы белән очрашуга 20ләп яшь кеше килгән иде. Юк, дисәк тә, авылларда да яшьләребез бар әле безнең, югары уку йортларында укучы студентларыбыз ничаклы?! Элемтәләрне өзмәү һәм эшне җанландыру гына кирәк.

Бу уңайдан яшьләр белән элемтәгә кереп, аларның бу проблемага карата фикерен белештек.

Ләйсән Хәертдинова:

-Укып бетергәч, шәһәрдә калуны кулайрак күрдем. Эш тә таптым. Белмим, авылда яшәп калу турында уйлаганым да булмады, киресенчә, районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән егетем (хәзер инде ирем) дә Казанга күченеп килде. Киләчәкне белмибез, әлегә шәһәрдә яшәвебезгә үкенмибез. Дискотека, театрларга, күңел ачу үзәкләренә йөрибез дип әйтә алмыйм, баштанаяк эшкә чумдык...

Ләйсән Азмуханова:

-Быел КФУның физика-математика факультетын тәмамладым. Районда эшләргә теләгем бар иде, әмма эш урыны таба алмадым. Хәзер Казан мәктәпләренең берсендә укытам.

Алмаз Яфизов:

-Шәһәрдә таралышып яшәгәнче, районда бергәрәк тупланып яшәсәң, күпкә әйбәтрәктер. Әмма перспективасы булсын иде авылның...

-Ранилә Җамалтдинова:

-Җаныма якын эш булса, кайтыр идем. Нигә кайтмаска ди? Әти-әниең янында, "җылылык" тулы өйдән чыгып китәсең, шунда кайтып керәсең. Карьера ясау авылда җиңелрәктер дә әле...

Оля Фадеева:

-Авылга каникулларга, ял көннәрендә кайтканда да үз-үзеңне кая куярга белмичә йөрисең.. Ни дискотека, ни беркая барырга юк... Тематик кичәләр оештырылсын иде, ичмасам...

Ленар Шакуров:

-Районда эшлим, яшим. Яшьләрнең тормышын җанландыру, билгеле, үзебездән тора. Төрле ярышлар, кичәләр оештырылса, катнашыр идем, нигә катнашмаска ди. Буш вакытым булганда бассейнга йорим, дуслар, сыйныфташлар кайтканда алар белән очрашабыз, әлегә шул гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев