Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чыршы бәйрәмендә

Яңа елда күңел түрендәге иң зур хыялларның тормышка ашуын теләү гадәткә кергән. Шуңа да аннан һәркем ни дә булса көтә, аеруча балалар.

Якшәмбе көнне район мәдәният йортына җыелган һәр бала өчен әкияти бәйрәм оештырылды. Район күләмендә үткәрелүче төп Чыршы бәйрәменә балаларны котларга дип район башлыгы Тимур Нагуманов та килгән иде. Киләчәгебезнең төп нигезен тәшкил иткән яшь буынга ул зур өметләр баглавын әйтте. Яңа ел котлавында һәркайсының хыяллары, уйлаганнары тормышка ашуын теләде. Шул ук вакытта алда торачак уку елының өченче чирегенә каникулларда көч җыеп, аларны күңелле итеп үткәрергә өндәде.

Яңа ел тамашасына, физик яктан кимчелеге булган сабыйлар, иҗтимагый оешма лидерлары, уку алдынгылары, иҗади бәйгеләр, фестивальләр һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, ятим балалар һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр җыелды. Әйтергә кирәк, балалар өчен әзерләнгән әлеге тамаша һәркемнең исендә калырлык итеп узды. Бәйрәм дәвамында яшүсмерләрнең кәефен игелекле Фея (Лилия Җамалтдинова), Кыш бабай (Ринат Кәлимуллин), Кар кызы (Эльза Айметова), төрле әкият персонажларына әйләнүче район мәдәният йорты хезмәткәрләре күтәрде. Монда барысы да булды: балалар югалган Кар кызын да эзләделәр, мультипликацион геройлар "Бабка ежка"ның сихерен дә ачтылар. Шулай ук, тамаша гына карап калмыйча, үзләре дә анда катнашуга ирештеләр. Сәхнәгә менеп уен да уйнадылар, олысы, кечесе Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, аннан бүләк алдылар.

Бәйрәм тамашасы җыр-биюгә дә бик бай булды. Әледән-әле чыккан бию төркемнәре, җырчылар, "Умырзая" уен кораллары ансамбле балаларга бәйрәм рухы өстәп торды.

Һәм, әлбәттә инде, тамашага килгән балалар аннан бүләксез дә китмәде. Ә иң мөһиме-күпме сөенеч, күңел җылысы, бәйрәм тантанасы алып таралыштылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев