Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чыгарылыш сыйныфлар өчен җаваплы чор

1 мартка кадәр урта мәктәпне тәмамлаучы укучылар кайсы фәннән имтихан тапшырасын төгәл билгеләргә тиеш, диелде ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта.

Мәктәпләрдә уку елының өченче чиреге бара. Шул ук вакытта ул чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча җаваплы чор. Белем алу барышы белән беррәттән, укучылар онлайн тестлар, сынау алды бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар һ.б., һ.б.

Билгеле булганча, 9 сыйныфны тәмамлаучылар Дәүләт йомгаклау аттестациясен узалар. Быел алар барлыгы 5 имтихан тапшырырга тиеш: шуның өчесе мәҗбүри (рус теле, татар теле һәм математика), калган икесенә исә укучыга сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Рус теле һәм математиканы кертеп, Дәүләт йомгаклау аттестациясен, яңа формада, барлыгы 14 фәннән тапшырырга мөмкин.

11 сыйныфны тәмамлаучылар рус теле һәм математикадан Бердәм дәүләт имтиханын мәҗбүри тапшыра, сайлап алу мөмкинлеге булган предметлар саны чикләнмәгән. Ул укучының югары уку йортларына керү ихтыяҗыннан чыгып башкарыла.

Брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин агымдагы елда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теле буенча имтиханны ике төрле тапшыра алачакларын әйтте.

-Киләсе елдан исә татар теле дә рус теле һәм математика имтиханнары кебек үк кабул ителә башлаячак. Әлегә ул традицион рәвештә тапшырыла,-диде министр урынбасары.

Чыгарылыш имтиханнарының һәр очрагында да фәннәр буенча азмы-күпме үзгәрешләр кертелгән. Әмма алар укучылар өчен авырлыклар тудырмас, дип ышандырды Данил Мостафин.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен узучылар һәм Бердәм дәүләт имтиханнарында катнаша алмауга җитди сәбәпләре булучыларга: олимпиадаларда, илкүләм спорт чараларында катнашучылар һ.б., имтиханнарны иртәрәк тапшыра алу мөмкинлеге бар. Алар өчен махсус көннәр бил-геләнәчәк.

Шулай ук, сынауларны уза алмаучылар, яисә сәбәпләре булып сынауга билгеләнгән вакытта килә алмаучылар имтиханны соңыннан тапшырачаклар.

-Имтиханны вакытыннан алда тапшыру өчен 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр вакыт бирелә. 13-17 май көннәрендә сәламәтлекләре какшаган укучылар имтиханны, шулай ук, вакытыннан алда тапшыра ала,- дип белдерде министр урынбасары.

Беренче дәүләт имтиханы-рус теле буенча 27 майда узачак. 30 майда-информатика, биология, тарих, 3 июньдә -математика, 6 июньдә-чит телләр һәм физика, 10 июньдә-җәмгыять белеме, химия, 13 июньдә-география, рус әдәбиятыннан сынау булачак. 15енән 19нчы июнь көннәре резерв көннәре буларак билгеләнгән.

Елдагыча имтиханнар мәгариф бүлеге вәкилләре күзәтүе астында үтәчәк, җәмгыяви күзәтүчеләр беркетеләчәк, имтиханнарга керү таләпләре сакланачак.

Укучылар үзләренең Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек дәрәҗәләрен www.ege.edu.ru, www.fipi.ru махсус сайтларына кереп тикшерә алалар. Имтихан нәтиҗәләрен исә http://rcmko.org сайтыннан кереп карап була. Шулай ук, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар телефон номеры: 8-843-292-24-32.

Агымдагы уку елында район буенча 230 укучы-11 сыйныфны, 339 укучы 9 сыйныфны тәмамлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бердәм дәүләт имтиханнары