Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөек Җиңүгә багышланган митинг

9 нчы май... Җиңү көне...

Әлеге датаны искә алмаган бер генә кеше дә, билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр, мөгаен. Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.

8 май көнне безнең авылыбызда да Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда безнең мәктәп укучылары, тыл ветераннары, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Митингны җирле үзидарә башлыгы Илһам Бикчуров алып барды. Бәйрәм укучылар белән берлектә әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Матур җырлар, дәртле биюләр, әдәби-музыкаль монтаж ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Өлкән сыйныф укучыларының хәрби формадан киенеп килүләре, марш басулары тыл ветераннарын гына түгел, безнең дә күңелләребезнең нечкә кылларына кагыла алды. Бәйрәм Иске Шәйморза авылыбызның җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Бәйрәмдә хуҗалык рәисе Рөстәм Абдреев,сугыш ветераннары Бикчуров С.З, Халитов М.К. чыгышлары тыңланды. Соңыннан ветераннарыбыз чәй өстәленә чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 67 ел