Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең сыйныф җитәкчебез

"Балалар мәхәббәте артыннан чапма, ул үзе сине куып тотар",-дигән бер акыл иясе. 26 октябрь көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе-2011" республика бәйгесенең район финалында катнашучылар бу сүзләрне исбатларга тырыштылар.

Быел әлеге исемне алу өчен Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф җитәкчесе Нәфисә Мөдәрисова, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 6 сыйныф җитәкчесе Гөлфия Фомина, Иске Шәйморза урта мәктәбенең 8 сыйныф җитәкчесе Ләйсән Ханбикова, Городище урта мәктәбенең 2 сыйныф җитәкчесе Елена Большакова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 7 "б" сыйныф җитәкчесе Эльмира Яфизова, Яңа Уби төп мәктәбенең 6 сыйныф җитәкчесе Светлана Маркова, Иске Ишле урта мәктәбенең 8 сыйныф җитәкчесе Миләүшә Нигъманова көч сынашты. Аларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов тәбрикләп, балачак хатирәләре белән уртаклашты:

-Сыйныф җитәкчесенең һәм предмет укытучыларының хезмәте бәяләп бетергесез. Алар мәктәптә икенче әни ролен дә үтиләр. Ана кеше үз баласын ничек тәрбияләсә, укытучы да шулай ук. Бүгенге бәйгедә катнашучыларның барысын да җиңүче дип саныйм. Бәхет елмайсын сезгә,-диде ул.

Конкурсантларның һәркайсы таныш булмаган сыйныфта ачык дәресләр бирде. Дәрестә укытучының балалар белән эшли белүе һәм педагогик осталыгы, үз-үзен тотышы исәпкә алынды. Визит карточкасында һәр педагог сыйныф белән эшләү алымнарын күрсәтте. Педагогик ситуацияләрне һәр укытучы тормыш тәҗрибәсеннән чыгып чишәргә тырышты. Иң бәхәсле һәм жюри өчен иң кыены-хоббиларны бәяләү булгандыр, мөгаен.

Монда укытучыны яклап сыйныф укучылары да катнашырга тиеш иделәр. Кызганычка каршы, 1 номерлы Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза һәм Иске Ишле урта мәктәпләре генә әлеге таләпне үтәгәннәр. Һәр конкурсантның үз мавыгуы бар. Кемдер чәчәкләр үстерә, кемдер тарих, җыр, бию, рәсем ясау белән мавыга. Ә менә Гөлфия Фомина шәһәрләр буйлап йөрергә ярата. Ул инде илнең 40 лап шәһәрендә булган. Хәзер аның мавыгуы сыйныф укучыларына, ата-аналарга да күчкән. Эльмира Яфизова мәктәптә бию түгәрәге ачып, балаларны биергә өйрәтә.

Бәйге барышында укучылар көче белән концерт куелды. Жюри бәйгедә һәр укытучының мөмкинлеген исәпкә алып, балларны берләштерде. Нәтиҗәдә, Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Ләйсән Ханбикова беренче урынны яулады (рәсемдә), ягьни "Сыйныф җитәкчесе-2011" бәйгесенең җиңүчесе дип табылды һәм ул зона бәйгесендә катнашачак. Эльмира Яфизова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе)-икенче, Гөлфия Фомина (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе)-өченче урынны яуладылар. Җиңүчеләр Диплом һәм акчалата бүләккә, калган катнашучылар дипломнарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев