Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беркайчан да соң түгел

"Пенсия яшендәге өлкән кешеләрнең, студентлар һәм яшьләр кебек үк, өйләреннән чыкмыйча гына, мәгълүмат ала алуларын телибез",-диде ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин журналистларга мөрәҗәгать итеп.

2009 елда "Компьютер ликбезы" программасы эшли башлаган иде. Ул чорда 36 сәгатьлек курсны 300 мең пенсионер үзләштергән. "Әлеге тупланган тәҗрибә "Интернет-озын гомерлелек" проекты нигезе итеп алган. Айрат Шәфигуллин видеоконференция вакытында брифинг барышында компьютерга өйрәтү курсының 72 академик сәгатькә исәпләнгәнен, атнасына ике тапкыр икешәр сәгать дәрес-өйрәтүләр оештыралачагын да ассызыклады.

Укытулар барышында өлкән яшьтәге укучылар персональ компьютерлар, интернет белән эшләү серләре, электрон почта, дәүләт хезмәтләренең электрон төреннән файдалану, Windows белән танышачаклар, Microsoft Wordта язарга өйрәнәчәкләр. Курсны тәмамлаганнан соң исә аларга сертификатлар биреләчәк. Әлеге программаны гамәлгә ашыруга 10 миллион сум акча каралган.

Программа кысаларында пенсионерларны компьютерга өйрәтү буенча курслар безнең районда инде эшли башласа да, әлегә бу бәхет район үзәгендә яшәүче пенсионерларга гына "елмая". Якын-тирә авыллардан район үзәгенә килеп йөреп уку мөмкинлеге күпләр өчен хыял гына булып калырга мөмкин.

Реклама

Шуларның барысын да истә тотып һәм бу программада катнашырга теләүче өлкән яшьтәге кешеләрнең берсен дә читләтеп үтмәү максатыннан район мәшгульлек үзәге тарафыннан мәктәпләргә гариза бланклары таратылды. Теләге булган пенсионер (Тукаебыз әйтмешли, бу бик кирәкле шәйдер) гариза яза ала. Гаризага паспорт һәм пенсия кенәгәсенең күчерелмәләре (копия) теркәлә. Төркемдә ун-унбиш кеше җыелса, компьютерга өйрәтүләр һәр авылда оештырылачак.

Өлкән кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә- мөмкинлектән файдаланыгыз! Беренчедән, очрашып-күрешеп, бер-берегез белән аралашсагыз, заманча техникасын үзләштерү ми эшчәнлеген активлаштырачак. Ә мие эшләгән кешенең картаймаганын галимнәр әллә кайчан раслады. Укырга, өйрәнергә беркайчан да соң түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: