Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер күрешү-үзе бер шифа

1-10 октябрь Халыкара Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район күләмендә күп төрле чаралар үткәрү планлаштырылган. Шуларның берсе булып өлкәннәргә багышланган һәм өлкәннәрнең үзләре үк катнашында әзерләнгән зур концерт тамаша торды.

Район мәдәният йортында үткән әлеге чарада район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов та катнашты.

Зал тутырып утырган тантананың иң хөрмәтле кешеләренә-өлкәннәргә район башлыгы кайнар котлау сүзләрен җиткерде.

-Сезгә булган хөрмәтебез йөрәк түрендә. Тормышның ачысын, җәмгыятебез тарихында булып үткән күп кенә авырлык-ларны, сугыш чорларын сез үз җилкәләрегездә күтәргәнсез. Инде бүген илдә тынычлык, җитешлек. Сезгә дә шушы бүгенге тормышның рәхәтен күреп, исәнлектә яшәргә насыйп булсын,-диде ул.

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов та өлкәннәрнең исәнлек-саулык белән гомер итүләрен теләде.

Чара барышында бергә гомер итүләренең юбилейлы даталарын бил-геләүчеләрне, актив ветераннарны сәхнә түренә чакырдылар. Аларның һәркайсына бүләк әзерләнгән иде (рәсемдә).

Бәйрәм тамашасы сәхнә ветераннары Гөлсирә Хәлиуллова, Җәүдәт Алимов, Фәсахәт Хөсәенова, Венера Фәхретдинова, Мөнир Насретдинов, яшь башкаручылар, фольклор һәм хореографик төркемнәр, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм башкалар катнашында җыр-моңга, кызыклы биюләргә, күренешләргә бай иде. Чарага килгән һәр өлкән кеше, һәр буын вәкиле, яшьлек елларындагы җырларны тыңлап, биюләрне карап, бер мизгелгә генә булса да яшь чакларына кайт-кандай булды, күңел түрендә үткән елларны барлады. Һәрхәлдә, әлеге кичерешләрне залда утыручы әби-бабайларның бала-чагадай самими йөзләреннән бөркелгән канәгатьлек хисе чагылдыра иде.

Әйе, бер күрешү-үзе бер гомер дигәндәй, бу көн гомер көзләрен каршылаган өлкәннәребез өчен онытылмас кичерешләр алып килде. Иң мөһиме-аларның кирәклеген, өлкән буын язмышында җәмгыять тарихы, үсеше икәнлеген күрсәтә алдылар бу бәйрәмне оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне