Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бакчасына түләү арта

Гадәттә, һәр ел башыннан утка-газга хаклар күтәрелүне көтсәк, бу көннәрдә ата-атаналар 2014 елның 1 январеннан балалар бакчаларына күтәреләчәк бәяләр турында сүз алып бара. Хәтта, бик тә югары суммалар булыр дип әйтелә. Чынлыкта балаларын бакчага йөртүче әти-әниләрне ни көтә соң?

2014 елның 1 январеннан бер бала өчен аена балалар бакчасына түләү хакы артачак. Моның сәбәпләрен, торак-коммуналь хезмәтләргә һәм азык-төлеккә арту белән бәйлиләр. Әмма, кайгырырга юк, әлеге суммадан компенсацион түләүләр кайтарылачак. Билгеле ул гаиләдә җан башына туры килгән кертемнәрдән чыгып исәпләнә һәм очракта төрлечә буларга мөмкин. Компенсацион түләүләрне билгеләүнең тәртибе бик гади, моңарчы балалар пособиеләре алучылар өчен бу очракта бары гариза гына язасы була, башка бернинди документ та соралмаячак. Әгәр дә инде бернинди дә пособие алмаучылар бар икән, алар тиешле документлар пакеты тапшырачак. Гаиләдәге җан башына туры килгән керем 20 мең сумнан артып китсә, компенсация түләнми.

-Шушы көннәрдә идарәгә мобиль офис кайтып җитәргә тиеш. Идарәдә чират буталышы булдырмас өчен, без әлеге офис ярдәмендә авылларга үзебез чыгачакбыз. Эш графигын соңрак газета аша белгертәчәкбез. Сораулары булучылар 2-25-80 һәм 2-23-54 номерлар белән шалтыратсыннар,- диде әлеге уңайдан район халкын социаль яклау идарәсенең матди ярдәм бүлеге мөдире Ольга Хисамова.

Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Лилия Кәримова:

Реклама

-Балаларны бакчаларда йөртү, анда тоту хезмәте бик кыйммәткә төшә. Республика буенча ул 7-8 мең сумны тәшкил итә. Шуның 6 мең сумнан артыгын республика бюджеты үзе күтәрә, ә калган сумманы әти-әниләр түли. Баланы бакчада бер ай ашату өчен киткән чыгым нибары 400 сумны тәшкил итә. Биредә, уйланырга җирлек бар, әлбәттә. Бәяләр арта, дип әти-әниләр борчылмасыннанар иде, әлеге суммадан компенсация рәвешендә кире кайтару мөмкинлеге бирелә. Шулай булгач, хәлләр алай ук начар түгел. Иң мөһиме-балалар бакчаларга йөрсеннәр, тиешле мәктәпкәчә күнекмәләрне алсыннар.

Гөлнара Рәкыйпова:

-Тормыш көннән-көн кыйммәтләнә, балалар бакчасы өчен түләү дә искәрмә түгел. Ләкин инде бәяләр шулкадәрле тиз артып торганда, нарасыйларын бакчага йөртә алырлармы - бүген ата-аналарның күпчелеге шуны уйлап баш вата. Кайберәүләрнең бит икешәр-өчешәр йөрүче балалары да бар. Компенсация түләнер анысы, тик менә хезмәт хакыннан ай саен икешәр, өч бала өчен берьюлы шактый сумма түләвен барысы да булдыра алыр микән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасына түләү арта

2
X