Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм хөрмәтенә

Бүген район үзәгендәге Хезмәт һәм сугыш Даны монументы янында якынлашып килүче 23 февраль-Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан илебез иминлеге бәрабәренә һәлак булган якташларыбызны, шулай ук, сугышчы интернационалистларны искә алу хөрмәтенә митинг үткәрелде, веноклар куелды.

Митингта район башлыгы Тимур Нагуманов катнашып, ир-егетләребезне бәйрәм белән котлады.

-Төрле елларда илдә барган сугыш афәтләрендә, булсын ул Бөек Ватан сугышы, булсын Әфганстан илендәге тынычсыз еллар, төрле кайнар нокталарда безнең район ир-егетләре үз өлешен лаеклы керткән. Утлы-сулы сугыш елларын кичкәндә күпләре шунда башларын салган. Болар һәммәсе бүгенге имин тормышыбыз бәрабәренә эшләнгән. Бүген әлеге каһарманнарыбызны искә алып, аларның якыннарына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре ирештерәсе һәм исән-имин гомер итүләрен телисе килә,- диде район башлыгы үз чыгышында.

Митингта чыгыш ясаучылардан район комиссары Вил Нуруллин, район ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлалов, сугышчан интернационалистлар берлеге рәисе Иршат Зиһаншин, шулай ук, район ир-егетләренең сугышчан батырлыкларын искә алып, бүгенге көндә дә ир-егетләребезнең армия сафларында лаеклы хезмәт итүләрен билгеләделәр. Бәйрәм уңаеннан һәркемнең гаиләсенә бәхет, шатлык теләделәр.

Митинг барышында каһарман солдатларыбыз хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Реклама

Традиция буенча елның-елында, нәкъ менә Ватанны саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтү көннәрендә район үзәгеннән "Кар десанты"на старт бирелә. Әлеге чараның максаты да, шулай ук, якташларыбыз-Советлар союзы Геройлары, Россия һәм Социалистик Хезмәт Геройлары туып-үскән авылларда булып, алар хөрмәтенә веноклар кую тора. Район үзәгеннән 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары составында старт алган "Кар десанты" Чуваш Чүпрәлесенә табан юл алды.

Бәйрәм уңаеннан чараның икенче өлешендә район мәдәният йортында керәшеннәрнең "Бермәнчек" дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан концерт тәкъдим ителде.

Концерт башланыр алдыннан район башлыгы Тимур Нагуманов янә сәхнәгә күтәрелеп бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде һәм күңелле ял теләде. Концерт чарасына кайнар нокталарда һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре дә чакырулы иде. Аларга район башлыгының бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: политика

2
X