Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннар!

Кадерле фронтовиклар, хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре! Кадерле чүпрәлелеләр!

Район Советы, Башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне барлык халык өчен дә кадерле булган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң канкойгыч һәм җимергеч сугышлардан санала. Сугыш кагылмаган һәм үзенең фаҗигале эзен калдырмаган бер генә гаилә дә юктыр. Чүпрәле районының 7 меңнән артык сугышчы ир-егетенә яу кырларыннан туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган.

1418 көнгә сузылган фашистлар белән сугышның утлы көннәренең һәм төннәренең авырлыгын безнең район халкының һәрберсе үз җилкәсендә күтәрде. Безнең районнан 14 меңнән артык солдат һәм офицер сугышка алынды. Районның барлык халык хуҗалыгы сугыш хәленә җайлаштырылды. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре фронтны туктаусыз азык-төлек белән тәэмин итеп тордылар. Чүпрәлеләрнең күбесе үз районнарын ил күләменә таныттылар. Алар арасыннан бишесе Советлар Союзы Герое һәм икесе Дан орденының тулы кавалеры, меңләгән чүпрәлеле орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Зариф Алимов, Петр Юхвитов, Нурулла Фазлаев, Михаил Хәкимов, Семен Уганин, Зыятдин Арсланов һәм Григорий Семенов турындагы якты истәлекләр, аларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Әлеге бәйрәм көннәрендә районның торак пунктларында сугыш ветераннарын, солдат толларын, тыл ветераннарын хөрмәтлибез. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, көндәлек тормышта да ветераннарыбыз турында кайгырту һәм игътибарлы булу-безнең бурычыбыз.

Мин ышанам, совет кешеләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары кешелек күңелендә мәңге яшәр.

Хөрмәтле ветераннар, сезгә чын күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Сезнең өйләрегездә һәрвакыт иминлек һәм татулык хөкем сөрсен, күк йөзебез һәрвакыт аяз һәм тыныч булсын!

Тимур Нагуманов,

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

* * *

Хөрмәтле ветеран-җиңүчеләр!

Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз сездән үрнәк алалар. Совет солдатының батырлыгы миллионлаган кешенең йөрәгендә мәңгегә саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла бара. Бөек Җиңүнең 67 еллыгы алдыннан сезгә, хөрмәтле ветераннар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек хөкем сөрүен, тыныч күк йөзе телим. Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннар!

Рәшит Шәйхетдинов,

ТР Дәүләт Советы

депутаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 67 ел