Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Армиягә чакыру комиссиясендә

10 апрель көнне Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Чүпрәле филиалында армиягә чакыру комиссиясенең утырышы булды.

Комиссияне егермедән артык егет үтте. Алар арасында элиталы частьләрдә, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр күп иде. Әмма, сайлап алу конкурсы җитди. Сәламәтлекләре нык булган егетләргә генә андый бәхет тәтеде. Чакыруда юристлар да бар иде. Билгеле инде алар үзләрен Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләренә җибәрүләрен сорадылар. Хәрби хезмәтттән кайткач та алар хокук саклау органнарында хезмәт итәчәкләренә ышандырдылар. Әле яңа гына урта мәктәпне тәмамлап хәрби кием кияргә тиешле егетләр арасында югары уку йортларына керергә хыялланучылар да булды. Андыйларга 1 октябрьгә кадәр үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт