Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ана капиталы торак шартларын яхшыртуга тотыла

Икенче яки аннан соңгы баласын тудырган яки уллыкка бала алган өчен түләнә торган Ана капиталы районда 2007 елдан бирле 900гә якын гаиләгә тапшырылган.

Гаиләләргә ярдәм буларак Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән әлеге программа 2016 елга кадәр гамәлдә булачак, диелсә дә, аның вакыты 2025 елга кадәр озайтылырга мөмкин. Гамәлгә куелганда аның күләме 250 мең сум булса, 2013 елга ул берничә тапкыр индексацияләнеп, 408,96 мең сум 50 тиенгә җитте.

Программа нигезендә акчаны торак төзелешенә, баланың укуына һәм ананың пенсиясенә юллап була.

-Районда ана капиталын алучылар-600дән артык гаилә, аны башлыча торак төзелешенә сарыф иттеләр, шул рәвешле бүгенге көндә районда 200 миллион сум ана капиталы әлеге максатта тотылган,-ди район пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирфан Вәлиуллин.

Район мәдәният йортында Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән чарага ана капиталына дәгъва итүче әниләр: Надежда Вазанова, Полина Васильева һәм Галина Киргизова чакырылган иде. Гаиләләре тагын да ишәеп, балаларның шат авазы яңгыравы белән аларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов, район пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирфан Вәлиуллин, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова котладылар, исәнлек һәм гаилә бәхете теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ана капиталы