Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алимә әбинең гомер бәйрәме

Әй күршеләре дә соң, ичмасам, шыбырдап яуган яңгырга да карамыйча иртүк Алимә әбинең бусагасыннан атлаганнар. 90 яше белән котлап иң җылы теләкләрен әйткәннәр. Юбиляр үзе дә ике сүзенең берсендә күршеләрен мактап, аларга рәхмәтләр укый.

Иске Кәкерле авылына килеп кергәч тә асфальт юл белән ерак барырга булмады, яңгыр суы белән тулган чокырларны гизә-гизә "Нива" машинасы олы бер урам башына килеп чыкты. -Әнә, уң яктагы зәңгәр түбәле йорт янәшәсендәге кечерәк өйдә яши ул безнең Алимә әби. Бүген чәйнеген көн буе кайнатып, кунаклар көтәдер инде, бик кунакчыл әби бит ул,-дип таныштыра ук башлады безне авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов. Икенче кызы Фәридәнең дә әнисе янына килгән чагы иде. Чыннан да юбиляр әби киң күңелле, ачык йөзле, үзенә генә хас үткен-шаян сүзле булып чыкты. Яшь вакытында бик уңган, булганлыгы әле дә сизелеп тора.

-Тормышта күпме генә кыенлыкларга очрасам да мин үземне бәхетсез кеше дип санамадым. Ходай Тәгаләдән сабырлык сорап, балаларыма, туганнарыма, дусларыма таянып, тормыш юлларыннан алга таба атларга көч-куәт таптым. Кызларым Фәния, Фәридә һәм аларның гаиләләре һәр көн диярлек хәлемне белешеп торалар. Оныкларым янымнан да китми,-ди хезмәт ветераны Алимә әби Мөдәррисова. Ул да булмый уң кулы белән сузылып, өстәл өстендә җырлап утырган радионың тавышын бастыра төште.

-"Болгар" радиосын бик яратам, безнең кебек ялгыз гомер итүче карт-корыларга бер иптәш инде ул, туксанга җитсәм дә яңалыкларны белергә кирәк, ансыз яши алмыйм,-ди ул. Ә бит Алимә әбине дә язмыш үзенчә сыный, дөньяга аяк басу белән төрле сынаулар алдына куя. Башлангыч белемне дә аннан-моннан гына үзләштерергә өлгергән кыз колхоз эшенә чума. Сугыш башланганчы да колхозда эшче кулларның кирәк чагы. Ә инде ир-егетләр фронтка китә башлагач бөтен авырлык алар җилкәсенә төшә. 18 яшен тутырып килүче кызны колхозның нинди авыр эше бар, шунда йөртә башлыйлар. Икмәк үстерү, үгез җигеп фермага салам ташулар бүгенгедәй хәтерендә саклана. Карлы-бозлы басудан өшегән бәрәңге җыеп алып кайтып, кәлҗемә пешереп, җан саклыйлар. Аннан соң олырак яшьтә булуын исәпкә алып, ат көтүен тапшыралар, колхозның конюхы итеп билгелиләр. Нинди генә эш кушсалар да кыз җиренә җиткереп башкара. Басудан кайтып керми, мал-туар фермасында да эшли. Сугыштан соңгы елларда колхоз фермасында яңа туган сөт бозауларын карый башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шушы хезмәтеннән аерылмый.

-Ул чакта сыерлар күп иде, ел саен 115 әр бозау туа. Минем группамда бозаулар саны 60 баштан кимемәде. Хезмәттәшләрем Рушания Мохитова һәм Гөлҗиһан Хәсәнова да бик тырыш терлекчеләр иде. Җитәкчеләр үзебезне ел нәтиҗәләре буенча беркайчан бүләксез калдырмадылар. Кызым Фәридә дә кече яшьтән үк миңа ияреп фермага йөрде. Яшь бозауларны яратты ахры, гомере буе шунда эшләде, пенсиягә чыккач та эшләп йөри әле. Тик менә бик кызганыч, колхозларны бетереп ташладылар, ферма биналары бушап калды. Авылның бетүгә табан баруы эчне пошыра,-ди Алимә әби. Туксан яшендә димәссен үзен, сәясәттә дә, икътисадта да үз фикере бар.

-Рәхмәт сезгә, Алимә әби, безнең буын өчен сез һәрчак үрнәк булдыгыз. Мин сезнең авыр тормыш юлы үтеп тә сынмавыгызга, сыгылмавыгызга сокланам. Ходай Тәгалә 100 яшьлек юбилеегызны да шулай матур иттереп билгеләп үтәргә язсын,-дип муниципаль район Советы апппараты җитәкчесе Эмиль Ахмәтов юбилярга район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов та үзенең колхоз рәисе булып эшләгән елларында Алимә әбинең фидакарь хезмәтләре турында сөйләде. Шкаф киштәсендә сакланучы шушы кадәр Мактау Грамоталарының һәм медальләрнең дә юкка гына бирелмәвен әйтте.

-Әниебез белән чыннан да горурланабыз, саулыгы да әлегә Ходайга шөкер, шушы яшькә җитеп хастаханәнең нәрсә икәнен белми. Тешләре яхшы, күзләре күрә,-ди кызы Фәридә.

-Күзекмә генә инде Алимә әби,-дим.

-Йә, күзексәм кычкырып бер елармын да узар әле,-ди ул, шаяртып.

Киләчәктә дә бу якты, матур һәм кабатланмас тормышның бер күркәм нуры булып яшәсеннәр дә, яшәсеннәр әле шундый әбиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр