Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аларга матурлыкны тоемлый белү дә хас

Менә инде 4 дистә елдан артык ел район үзәгендә балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе "Балалар сәнгать мәктәбе" эшләп килә.

Бүгенге көндә әлеге мәктәптә 100 бала укый. Хореография бүлегендә-35, сәнгать бүлегендә-30 һәм музыка бүлегендә 35 бала белем ала.

Мин үзем дә әлеге мәктәптә укытканга, биредәге мохит, укытучылар белән яхшы таныш. Балаларга белемле һәм тәҗрибәле укытучылар: Лилия Җамалтдинова, Фәридә Шәкүрова, Ландыш Сабирҗанова, директор да, укытучы да Руслан Шәрәфетдинов белем бирәләр.

Район күләмендә ел әйләнә күп төрле чаралар үткәрелеп тора. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар да әлеге чаралардан читтә калмыйлар. Район, республика күләмендә булсынмы, һәркайда уңышлы чыгышлары белән куандыралар.

Мәктәпнең һәр бүлегендә план буенча каралган контроль дәресләр, техник һәм академик зачетлар үткәрелә.

Агымдагы елда, республикада танылган композиторларның берсе Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулу уңаеннан Казан милли китапханәдә юбилей кичәсе уздырылды.

Юбилей кысаларында Мансур Мозаффаровның фортепьяно өчен язылган пьесаларын башкаручылар конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурска укучылар тырышып әзерләнделәр. Альбина Алиуллова-1 урын, Гүзәлия Аббазова-2 урын, Айгөл Әхмәтшина 3 урынны алдылар. Әлеге композиторның көйләренә язылган җырлары белән чыгыш ясап, мәктәптә белем алучы Динә Әхсәнова Нагаткино поселогында үткән "Язгы моңнар" фестивалендә 3 нче урынны алып кайтты.

Шулай ук, май аенда "Ансамбльләр кичәсе" оештырылды. Монда фортепьяно, баян, тальян гармун, курай уен коралларында укучылар дуэт, трио, квартетлар башкардылар. Программада бөек классик композиторлар Шуберт, Моцарт, Чайковский, Луиза-Батыр-Болгари һәм татар бию көйләре яңгырады. Кичәдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Румия Моратова җитәкчелегендәге 6-7 сыйныф укучылары тамашачы буларак катнашты.

Чара укучылар белән әңгәмә рәвешендә үтте. Балалар музыка дөньясының серенә төшенделәр, сорауларга җавап бирделәр.

Мәктәптнең "Умырзая" халык уен кораллары, "Курай" ансамбльләре дә (җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов) уңышлы чыгышлары белән куандыралар. Күптән түгел уңышлы чыгышларның берсе Сабада үтте.

Әйтергә кирәк, һәр бәйге, фестивальгә бару күп чыгымнар таләп итә.

Бу яктан район мәдәният тормышы үзәгендә кайнаган мәдәният бүлеге начальнигы Данир Шәрәфетдиновның тырышлыгын, ярдәмен әйтми мөмкин түгел.

Әйе, район балалар сәнгать мәктәбе "үз дөньясы" эчендә кайный, ел саен "беренче карлыгачлар"ын чыгара. Биредә дә укучылар өчен берничә ел дәвамында инде бер гаилә сыман яшәп, серләрен бер иткән дуслар барлыкка килә. Алар, укытучылар белән аерылышу мизгелләрен тату әлеге мәктәпкә дә хас. Агымдагы уку елында мәктәпне 9 бала тәмамлап, таныклык алып чыкты. Алар: Гөлназ Нәфиева, Зилә Айнуллова, Зөһрә Хәйруллина, Рамилә Каюмова, Динә Аббазова, Руслан Гайнетдинов, Марсель Усманов, Таһир Мусин һәм Альберт Фомин. Мәктәптә үткән саубуллашу кичәсе әти-әниләр өчен дулкынландыргыч хисләр тудырды. Балалар үзләренең өйрәнгәннәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Сәнгать мәктәбен тәмамлагач та укучыларыбыз белемнәрен гомумбелем бирү мәктәбендә дәвам итәчәкләр, сәнгать мәктәбе белән дә аралары өзелми. Балаларның гүзәллеккә омтылуы, аны күрә белүе, һичшиксез, киләчәгебезне матур итүгә этәргеч булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгать мәктәбе